Быелгы җәйдә Татарстаннан 148 704 бала сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
– Бу җәйге планның 91 проценты дигән сүз, – диде ул. – Лагерьның төренә карап, бер смена 7 көннән алып 21 көнгә кадәр дәвам итте. Юлламаларның бәясе 6350 мең сумнан алып 22 мең сумга кадәр тәшкил итте.