Кадрлар кытлыгыннан ничек котылырга?

«Әль-Акса давылы»на Кремльдә нейтраль мөнәсәбәт күрсәттеләр. Якын көнчыгышта хәлләрнең кискенләшүе төшә башлаган нефть бәясен югары күтәрергә вәгъдә итә. Баррель дүрт долларны өстәде инде. Мәскәү Карабах конфликтына да артык кушылып китмәде, сабырлык саклады. Украина белән конфликт та чабудан тота, маневрлар ясау мөмкинлеге чикләнгән. ХАМАС белән Мәскәү яхшы мөнәсәбәттә. Хәер, Израильнең дә Кремль белән элемтәсе начар түгел. Шулай булгач, кискен белдерүләр ясамау – иң отышлы юл.

Илнең эчке проблемалары кискенләшә. Бензин бәясен тотрыкландыру өчен, ягулык демпферын тулысынча кайтарырга туры килде. Хәзер нефть компанияләре бензин һәм солярканы эчке базарда саткан өчен дәүләттән тулы күләмдә компенсация алачак. Болай да очын очка ялгый алмаган бюджетка авыр булачак, әмма кая барасың? Илдә социаль шартлауга юл куярга ярамый, моны яхшы аңлыйлар. Доллар яңа үрләр яуларга мөмкин, девальвация исә ике-өч айдан инфляция күтәрелешен вәгъдә итә. Мондый шартларда аяк астын бик карап атларга туры килә.

Эшче куллар проблемасы кискенләшкәннән-кискенләшә. Хезмәт базарында вакансияләр саны арта. Эшләргә кеше я бөтенләй юк, булганнары компетенциягә ия түгел. Җитештерүне автоматлаштырып һәм җитештерүчәнлекне арттырып, киеренкелекне йомшартып булыр иде – технологияләр һәм инвестицияләр җитешми. Россиядә моннан туксан ел элек Америкадан сатып алган станоклар эшләп утырган заводлар бар, диләр.

Өченче кварталда, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда, вакансияләр саны 2,3 тапкыр арткан. Персонал белән идарә итү тармагына хезмәткәрләр эзләү 3 тапкыр ук көчәйгән.  IT тармак 2,8 тапкыр күбрәк кеше эзли, транспорт һәм логистика өлкәсендә буш урыннар 2,4 тапкыр күбрәк. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, нефть чыгару тармаклары, сөрән салып, эшкә кеше эзли. Игътибар итсәгез, Урта Азия мигрантларын китертеп кенә, мәсьәлә хәл ителерлек түгел, чөнки махсус белем һәм күнекмәләр таләп итүче вакансияләр өстенлек итә. Кадрлар кытлыгыннан җитештерүне киметеп котылып була. Тик монысы да отышлы юл түгел.

                            Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү