Татарстанда бер сукбай өстенә яшьләр су койганнан соң үлгән

Казанның маршал Чуйков урамындагы йортта яшәүчеләр, өстенә су коеп, сукбай ир-атны мыскыл иткәннәр. Шуннан соң аның мәете табылган, дип яза “КП-Казань”.

Бу хәл белән таныш кешеләр әйтүенчә, ир-ат җылыну өчен подъездга кергән. Андагы бер төркем яшьләр аны куып чыгармакчы булган. Тегесенең чыгасы килмәгәч, өстенә су койганнар. Берникадәр вакыттан соң сукбайның мәетен подъездда баскыч астыннан тапканнар. Янәшәсендә бау булган.
Подъездда яшәүчеләр сүзләренә караганда, бу мескенне туганнары йортыннан куып чыгарган. Шуннан бирле ул подъездга килеп, имештер, аны пычратып китәргә гадәтләнгән. Өстенә су койган егетләр, янәсе, сукбайны шул рәвешле юмакчы булган.

Социаль челтәрләрдә подъездда яшәүчеләрне сукбай иргә карата рәхимсез мөнәсәбәттә гаепләгәннәр.
“Ничектер ярдәм итәсе, аның белән сөйләшәсе, приютка шалтыратасы урынга, мыскыл итә башлаганнар. Кеше ич ул!” – дип язган Казанда яшәүче бер ханым.


Фикер өстәү