Гөмбәләрне җыйган өчен штраф түләтә башлаячаклар

Россиянең Кызыл китабына кертелгән гөмбәләрне җыючылар 12 октябрьдән җаваплылыкка тартыла башлаячак. Иң зур штраф – 5 мең сум. Оешмаларга – бер миллион сумга кадәр, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Агентлык бу җәһәттән чыгарылган карардан өзек китереп үткән. Анда әйтелгәнчә, Россиядә тереклек дөньясының кайбер төрләренә зыян салган өчен җаваплылык кертелә. Исемлектә хайваннар гына түгел, Россия Кызыл китабына кертелгән яки халыкара килешүләр нигезендә сакланыла торган үсемлекләр, шул исәптән гөмбәләр дә бар.

Ә инде аеруча кыйммәтле үсемлекләр һәм гөмбәләрне җыйган, саклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Исемлектә – женьшень, алсу родиола үсемлекләре, шулай ук рядовка мацутакэ гөмбәсе. Асылда алар Ерак Көнчыгышта һәм Себердә үсә. Закон бозучыларны штрафлар гына туктатмаганлыктан, хәзер аларга җитдирәк җәза – дүрт елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнәчәк.


Фикер өстәү