Юл һәлакәтенә очрап аяксыз калган Айрат Салиховның хатыны: «Табиблар 7 сәгать гомере калган, дигән иде»

Айрат Салихов инде 29 ел аягына баса алмый. Әмма җир җимертеп дөнья көтәргә тырыша. Актаныш районының Киров авылында хатыны Ләйлә белән сөт җыя алар.

Айрат 29 яшендә авариягә очрый. 1994 елның 11 октябрендә була бу хәл.

– Энем белән күрше авылга бара идек. Башта рульдә мин бардым, аннары ул утырды. Тизрәк барып җитәсе килгән иде, – дип искә ала Айрат. – Уянып киткәндә мин инде Актаныш хастаханәсендә идем.

Хатыны Ләйлә ул чакта район хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

– Табиблар кисәтеп куйды: Айратның 7 сәгать гомере калган. Мин ышанмадым. Ничек инде, яши ул, безнең әле оныклар сөясе бар, дим. Аннары  14 көннән үлә, диделәр. Тагын ышанмадым. Айратымның яшисен сизендем. Бер Аллаһы Тәгаләгә ышандым һәм аннан иремә гомер сорадым. Авырга узган идем. Туачак сабыем, өйдәге кызымны әтисез итмә, Раббым, дидем, – ди ул. – Шөкер, ирем 58 яшен тутырды инде. Күпләр, икенче бәбиеңне алып кайтма, дигәндә дә, баламны алдыру иремне ташлауга тиң булыр иде, дидем. Иремнең йөри алмавын язмыш сынавы дип кабул иттем.

Йөри алмаячагын ишетү Айратка бик авыр була. Әмма язмыштан узмыш юк. Ияләшергә, яңача тормыш итәргә өйрәнергә туры килә. Ә Ләйлә олы кызын әти-әнисендә калдырып, ире белән хастаханәдә яши башлый.

– Нәрсә дип әйтергә дә белмим, 1994 елда безнең авылда 4 кеше аяксыз калдык. Хәсрәткә чумып, шуннан чыга алмаучылар да була бит. Янымда Ләйләм булмаса, белмим, нишләп бетәр идем икән. Минем дә ялгышкан вакытларым булды. Шуңа күрә бүгенге тормышым өчен Ләйләгә рәхмәт, – дип сөйли Айрат күз яшьләрен тыя алмыйча. – Көчле рухлы булды. Сынарга ирек бирмәде. Барыбызга да бик авыр булды. Энем бу авариядә үзен гаепле итеп санады. Шул хәсрәтне күтәрә алмады.

Салиховлар авырлыкларны эш белән җиңәргә тырыша. Моннан 20 еллар элек авылларында сөт җыя башлыйлар. Башта үзләренә трактор алып, анда башка кешене утырталар. Ә аннары Айрат махсус машина алып, рульгә үзе утыра.

Матур гына тормыш иткәндә, алар капкасын тагын борчу җиле шакый. Ашказанын күрсәтергә барган Айратның бөерендә табиблар  яман шеш таба. Шөкер, операцияне вакытында ясап өлгерәләр.

– Аллаһы Тәгалә миңа ике тапкыр  гомер бирде. Ике як туганнарым, балаларым терәк булды. Ике кызым, ике киявем, 5 оныгыбыз бар. Кызлардан күргән хөрмәтне белсәгез иде! Ул кияүләрем күтәреп кенә йөртми инде. Шулкадәр яраталар. Минем шикелле бәхетле кеше юктыр, дим. Бөтен эшне эшлим, ут та кертәм, мал да карыйм, төзәтәм дә, – ди Айрат. – Иң зур рәхмәтне хатыныма әйтәм. Хатын-кызны яратыгыз. Ул да сезгә ярату белән җавап бирәчәк. Кадерләрлек кешегезне кадерләргә кирәк. Тормышта авырлык тикмәгә бирелми. Борчу-хәсрәт үзе куркып, сездән ерак йөрсен дисәгез, мин булдырам, мин яшим, дияргә кирәк.

Гөлгенә Шиһапова

 

 


Фикер өстәү