Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясенең яңа башлыгы сайлауда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышын үткәрде. Очрашуда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Иван Федотовның ассоциация директоры вазыйфасыннан китүе турында белдерелгән. Рөстәм Миңнеханов директор вазыйфасында берләшмәне үстерүгә зур өлеш кертүен, аның җитәкчелегендә бик күп семинарлар, бизнес чаралары үткәрелүен әйтте. “Ассоциация, үзенең тоткан урынын ныгытып, 18 төбәкне үзенә берләштерүгә иреште”, – диде Татарстан Рәисе.

АИРР берләшмәсенең яңа башлыгы итеп РАНХиГС төбәкләрне үстерү буенча директоры Александр Смекалкин сайланды. “Александр Александрович төбәкләрнең идарә структурасы белән яхшы таныш. Төбәкләребезнең инновацион мөмкинлекләрен ачу, югары технологияле һәм югары фән казанышларын таләп иткән производстволарны үстерүгә ярдәм итү буенча аннан нәтиҗәле эш көтәбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү