5 самолет хәвеф сигналы биргән

Россия күгендә 5 пассажир авиалайнеры хәвеф сигналы биргән. Бу хакта “ТАСС” авиация хезмәтләре мәгълүматларына таянып яза.

Очыш вакытында Череповец – Мәскәү, Самара – Санкт-Петербург, Петрозаводск – Мәскәү рейслары экипажы “Общая тревога” төймәсенә баскан, – дип хәбәр иткән басма чыганагы. Соңрак, аның әйтүенчә, Сабитта – Мәскәү һәм Петрозаводск – Санкт-Петербург рейсларының очучылары да хәвеф сигналын биргән.
Бу мәгълүмат әлегә рәсми төстә расланмаган. Самолетлар, юнәлешен һәм очыш биеклеген үзгәртмичә, үзләренең аэпропортларына таба очуын дәвам итә, дип яза агентлык.


Фикер өстәү