Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың юл тармагында федераль дәрәҗәдәге зур проектлар тормышка ашырыла”

Юл тармагы – икътисад өчен иң мөһимнәренең берсе, аның эш нәтиҗәлелеге турыдан-туры халыкның социаль-икътисадый үсешенә, иминлегенә һәм тормыш сыйфатына бәйле. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Видеоконференция рәвешендә узган чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Билгеле булганча, Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 15 октябрьгә туры килә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы елларда республиканың юл тармагында федераль дәрәҗәдәге зур проектлар тормышка ашырыла.

– Быел декабрь ахырында М-12 трассасы буенча хәрәкәт ачылачак, – диде ул. – 2024 елда Әлмәткә кадәр автомобиль юлы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук, М-7 трассасында Чулман елгасы аша Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында зур төзелеш программасы тормышка ашырыла. Бу трасса заманча таләпләргә туры киләчәк.

Болар барысы да дәүләт башлыгы – илебез Президенты Владимир Путин кабул иткән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланган карарлар нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип тә ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

– Республикада төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау кысасында да зур эш бара. Быел әлеге проектларга 72 миллиард сум юнәлдереләчәк, – диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, бу атна республика һәм Казан өчен ике мөһим вакыйга белән истә калачак. Назарбаев урамында Кабан күле аша күпер ачылса, Вознесение трактаты буенча Гвардейская урамыннан Җиңү Проспектына кадәр хәрәкәт ачылды.

Татарстан Рәисе “Безнең ишегалды” программасы кысасында эшләүче юл салучыларга да рәхмәт җиткерде. Ул төзекләндерү программасына 9 миллиард сум акча тотылуын, шуның 7,4 миллиард сумын юл эшләре тәшкил итүен әйтте. “Без юл салучыларга һөнәри эшләре өчен рәхмәтле”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү