Татарстанда Skoda пошига килеп бәрелгән: ике кеше үлгән, тагын икесе зыян күргән

Узган шимбәдә Түбән Кама янында коточкыч юл һәлакәте булган. “Skoda” (йөртүчесе – 39 яшьлек ир-ат), зур тизлектә килеп, пошины бәпдергән. Фаҗигадә йөртүче һәм янәшәсендәге 11 яшьлек пассажиры шундук һәлак булган.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясеннән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, тагын ике пассажир – 5 һәм 12 яшьлек балалар хастаханәгә озатылган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче, беренчедән, рөхсәт ителгәннән югарырак тизлектә барган. Икенчедән, “Кыргый хайваннар” дигән юл билгесен санга сукмаган. Шул сәбәпле фаҗига килеп чыккан.


Фикер өстәү