«Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Шәйгардановлар: «Ун елга өч йорт салып чыктык»

Ун елга – өч йорт! Күптән түгел генә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар әнә шул кадәрле йорт салып чыкканнар.  Осталарсыз, төзүчеләрсез генә. Зур, авыр эшләрне туганнар һәм дуслар белән өмә ясап эшләсәләр, калган барысын да үз куллары белән башкарып чыкканнар.

– Мөслимдә беренче йортыбызны өйләнешеп, бер ел узгач сала башладык. Зур эшләрен бетергәч кенә минем күңел авылга тарта башлады. Әзер йортыбызны тиз генә саттык та, авылга, әти-әни нигезе янына яңа йорт җиткерергә тотындык. Анысына 2017 елда күчендек. Шуннан бирле авылда яшәдек. Тик балалар үскән саен алар өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырасыбыз килде. Үзебез дә көн саен Мөслимгә барып эшлибез. Уйлаштык-киңәштек тә, тәвәккәлләп, кабаттан менә шушы йортыбызны сала башладык, – дип аңлатты гаилә башлыгы өч йортлы булу тарихын.

Беренче йортларын җиткергәндә – кызлары Айсинә, өч елдан соң уллары Самат туган.

– Без барлык эшләрне дә Айгөл белән бергәләп эшләдек. Нигез күтәрүдән башлап, обой ябыштыруга кадәр. Дөрес, зур эшләрне туганнар, дуслар белән күмәкләшеп башкардык. Йортларның проектын Айгөл эшләде. Бу йортыбызны да үзебезгә уңайлы булсын дип тырыштык. Ниндидер калыпларга ярарга тырышмадык, иң мөһиме үзебезгә уңайлы булсын, дидек. Ашыкмыйча, каударланмыйча гына, мөмкинлек булганча, эшләп киләбез, – ди яшьләр.

Айрат – авыл егете. Үзәктән ерак булмаган Метрәй авылында туып-үскән. Айгөл исә – Мөслим кызы. Икесе бер районнан булса да, беренче тапкыр очрашып, танышулары Лениногорск шәһәрендәге музыка-сәнгать училищесында укыган вакытта була. Тик бер уку йортында, бер төркемдә укысалар да, хәтта тулай торакта кара-каршы бүлмәләрдә яшәсәләр дә, ике арадагы мөнәсәбәтләр дуслыктан ерак китми.

– Училищены тәмамлап кайткач, мин – авыл клубында, Айгөл Мөслимдә сәнгать мәктәбендә эшли башлады. Төрле мәдәни чараларда катнашкач, юлларыбыз әледән-әле кисешә иде. Шуннан тагын да якынаеп, очрашып йөри башладык. Бер-беребезне күптәннән белгәч, озакка сузмадык. Ике ай очрашып йөрдек тә, гаилә корырга булдык, – дип елмая Айрат.

Әлеге гаилә тормышта да бик актив. Барысы да җырлый, бии, халык театрында уйный, спорт ярышларыннан да калмыйлар.

– Безнең кичләрен өйдә торганыбыз да юк. Эштән кайткач, Метрәй халык театрына чыгып йөгерәбез. Авылыбызда яшьләр күп һәм алар барысы да бик актив, – ди ут чәчеп торган Айгөл.

Күптән түгел генә әлеге матур гаилә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Җиңү турындагы сөенечле хәбәрне алданрак алган булганнар, ә бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 16–18 октябрьдә, ягъни нәкъ менә шушы көннәрдә уза.

– Барысы да «Нечкәбил» республика бәйгесеннән башланды. Анда чыгышлар ясап, супер финалга узып, «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән идек. Шуннан соң безгә Россия бәйгесендә катнашу тәкъдиме килде. Гаиләбез, традицияләр турында  видеоязмалар эшләп җибәрдек тә бу турыда оныттык. Шуңа күрә җиңү турындагы сөенечле хәбәр һич көтмәгәндә килеп иреште. 85 субъекттан 378 гаилә катнашкан. «Яшь гаилә» номинациясендә 87 гаиләне сайлап алганнар, без шулар арасында җиңүче булганбыз, – диде Айгөл.

Йорт нигезен туганнар, якыннар һәм дуслар белән күтәрсәләр, үзләренең гаилә фундаментына хөрмәт, мәхәббәт һәм теләктәшлекне түшәгәннәр Шәйгардановлар.

– Гаиләдә савыт-саба шалтырамыйча тормый, бездә дә төрле чаклар була. Тик ул шалтыраган вакытта икеңнең берең түзеп, эндәшми калганда, бер-береңә юл куеп, ихтирам итеп яшәгәндә генә матур тормыш корып була. Безнең зәвыклар туры килә. Мин ни уйласам, Айрат шуны әйтеп куя. Ул яктан йорт салганда безгә бик уңайлы булды. Кешеләр ремонт ясаганда да талашып, ачуланышып бетәләр. Ә без өйләнешкәннән бирле йорт салабыз, – дип көлде уңган хуҗабикә.

Әлбәттә, йорт салганда да, гаилә корганда да төп таянычлары – әти-әниләре була.

– Аллага шөкер, ике яктан да әти-әниләребез исән-сау. Алар – безнең төп таянычларыбыз, киңәшләре белән дә, хезмәтләре белән дә ярдәм итәләр. Авылдагы йортыбызны да сатмадык. Ял көннәрендә барыбыз да шунда җыйналабыз. Әти-әниләрнең дә бар җирләре төзек, матур, ишле мал тоталар. Шуңа күрә барыбер Метрәй белән Мөслим арасына тузан төшергәнебез юк, – ди яшьләр. – Балаларыбызны да эш белән тәрбияләргә тырышабыз. Татар халкында, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән мәкаль бар. Безнең улыбыз да башка балалар урамда уйнаганда, легодан йортлар сала, алар белән төрле бәйгеләрдә катнаша, фантазиягә бик бай. Кызыбыз да безнең кебек үк җырлый, бии.

Алар әйтүенчә, гаилә йорт салганда бары тик үз тырышлыклары, үз мөмкинлекләрен генә файдаланган. Дәүләттән ярдәм тәтемәгән.

– Дөрес, яшьтәшләребез ял итәргә йөргәндә, безнең өчен ял һәм диңгез – шушында. Буш вакыт булуга гел йорт тирәсендә мәш киләбез, – ди Шәйгардановлар. – Барысын да эшләп карап өйрәндек. Беренче тапкырында «үзебезнеке үзебезгә ярый» дип тәвәккәлләгән идек. Күз курка, кул эшли икән. Кайвакыт кешеләр, безнең стеналарны да штукатурлап бирегез әле, дип сорый. Якын да киләсе килми. Беренче йортыбызны сатмаган булсак, инде әллә кайчан төпләнеп, тыныч кына гомер итәр идек, дип тә уйлаган чаклар була. Әйтергә генә җиңел, ләкин йорт салу – бик чыгымлы, мәшәкатьле эш. Сәламәтлектә дә эзен калдыра. Ләкин шулай да уфтанып, үкенеп, кәефебезне төшереп утырганыбыз юк. Булганына шөкер итеп яшибез.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү