Укытучы да «Юк!» дип әйтә белергә тиеш

Укытучыларны артык кәгазь эшеннән азат итмәкчеләр. «Мәгариф турында»гы Законга берничә төзәтмә кертелгән. Ул нәрсәдән гыйбарәт? Укытучы «кәгазь боткасы»ннан котыла аламы? Матбугат очрашуында шулар хакында сөйләделәр.       

– Мәгариф системасында кәгазь эшен киметү мәсьәләсе – бик зур һәм күпкырлы проблема. Без моның буенча күптән фикер алышабыз, соңгы ике елда бик актив эшлибез, әмма мондый катлаулы эштә нәтиҗәләр тиз булмый.  Моңа шул исәптән белем бирү процессын оештыруда таләпләрнең төгәл булмавы да сәбәпче, – дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе, «Мәгариф» дәүләт корпорациясенең Үсеш буенча директоры Наталья Алтыникова.

Наталья Алтыникова сүзләренчә, бүген мәгариф системасында кәгазь эшен киметү өчен, федераль нигез булдырылган.

– Бер ел элек без «Мәгариф турында»гы Законга үзгәрешләр керттек, алар бүген үк укытучыларга нагрузканы киметергә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе.  – Бу төзәтмәләр турында һәр төбәктә белсеннәр иде. Алар һәр укытучыга һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә җиткерелергә тиеш. Законга үзгәрешләр кертү – бер нәрсә, ә башкарылуга ничек ирешергә? Без хисаплар күбрәк булган саен, шулкадәр яхшырак эшлибез, дип уйларга күнеккән. Безнең менталитет шундый. Шуңа күрә бу чикләрне кую бик мөһим.

Төзәтмәләр нидән гыйбарәт соң? Беренчесе – Мәгариф министрлыгы укытучылар тутырырга тиешле документлар исемлеген булдыра. Шулардан тыш укытучыдан беркем дә өстәмә документ сорарга тиеш түгел. Икенче үзгәреш – шул ук хокукны министрлык мәгариф оешмасы җитәкчесенә дә бирә. Өченче төзәтмә исә белем бирү оешмаларына документ әйләнешен электрон рәвештә алып барылса, кәгазьдә алып бармаска рөхсәт итә. Димәк, укытучылар билгене ике журналга да куеп барырга мәҗбүр ителми.

Наталья Алтыникова сүзләренә караганда, кәгазь, хисап эшләренә зур ревизия үткәреп, артыгын алып ташларга кирәк.

– Иң мөһим һәм кирәкле күрсәткечләрне генә калдырырга кирәк, алар күп булырга тиеш түгел. Һәр күрсәткеч белем бирү сыйфаты турында булырга тиеш. Ә бит барысы да мәгариф системасыннан нидер тели, нидер таләп итә. Бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә. «Юк!» дип әйтә белергә кирәк. Әйтик, бүген закон проекты нигезендә сыйныф җитәкчесе тутырырга тиешле биш документ бар. Ләкин чынлыкта без  укытучыларның 70 процентының 40–50 төрле документ тутыруны дәвам иттерүен күрәбез. Чөнки мәктәп директорлары, укытучылар, төбәк Мәгариф министрлыклары да «Юк!» дип әйтергә әзер түгел.   Хәзер без төбәкләрдә зур эш алып барабыз. Казанда укытучыларның кәгазь эшен киметү буенча чаралар исемлеген тәкъдим итәчәкмен. Алга таба аның буенча барлык төбәкләр дә эшләячәк, – дип сөйләде ул.

Татарстан мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов фикеренчә, без кулланырга тиешле төп принцип – зыян китермәү, чистарту, укытучыны кирәкмәгән эштән аралау.

– Без үзебезнең юл картасын эшләдек, нагрузканы киметү буенча чаралар әзерләдек. Предметлар буенча төбәк һәм муниципаль контроль эшләр санын киметтек. 150 контроль эштән 100не калдырдык. 19 хисап формасын гамәлдән чыгардык. Бу җиңел бирелми, яңа чынбарлыкка яраклашырга туры килә. Иң мөһиме – без кәгазь эше кимүне күрәбез. Максатыбыз – барлык хисап формаларын тулысынча цифрлаштыру, – диде министр урынбасары.

Фото: dzen.ru


Фикер өстәү