Әти назы кирәк. Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Җаваплы әти булу» дигән «түгәрәк өстәл» узды

Әтиләр – ил тоткасы! Махсус хәрби операция ирләрнең кадерен белергә, әтиләрне хөрмәтләргә өйрәтте. Гомер-гомергә ир-ат гаиләне саклаучы, яклаучы булып тора. Татарстанда әтиләр 2008 елдан бирле бергә җыелып эшлиләр. Әтиләр берлеген  ниләр борчый?  Гаиләләргә ничек ярдәм итәргә? Татарстанның Иҗтимагый палатасында узган «Җаваплы әти булу» дигән «түгәрәк  өстәл»дә шул хакта сөйләштеләр.

– Элек-электән әтиләрнең гаиләдә роле зур булган. Әтиләр көне генә түгел, ул киңәшче, юл күрсәтүче, авыр чакта терәк булучы, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтүче ир-атларның бәйрәме булсын иде бу, – ди Әтиләр берлегенең үсеш буенча директоры Алексей Сандригайло. –  Без әти хакы, әтиләр даны турында күп сөйләргә тиеш. Бәйрәм хакында да белсеннәр. Әлегә без  бу хакта күп сөйләргә, башкалар белсен өчен тырышырга тиеш. Мәктәптә укучы балаларга да  Әтиләр көне барын аңлатырга кирәк.

Чарада катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әйтүенчә, әтиләр –ил тоткасы. Хәзер бигрәк тә.

– Әтиләр гаиләсе, баласы, Ватаны, иле өчен җаваплы. Әле киләсе елларда бәйрәмнең кадере, кирәклеге артачак, – диде ул. – 2008 елда Түбән Камада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән хәйрия эшләре буенча республика утырыш уздырдык. Шунда 11 бала үстерүче, шәһәр хастаханәсендә эшләүче ир-ат чыгыш ясады. Ул анда: «Гаиләдә иң мөһиме – әтинең аңлавы һәм терәк булуы», – дип әйткән иде. Ул чакта Түбән Камада Әтиләр берлеге оештырылган иде инде. Алар, чит балалар юк, минем сабыемның дуслары бар, дигән девиз белән эшләде. Хәйрия утырышыннан соң, Минтимер Шәймиев Татарстанда шундый берләшмә кирәклеген әйтте.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атлар хакында да сөйләделәр бу чарада. Лилия Кутушеваның ире – беренче көннәрдән үк Ватан сагында. Ул да үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

– «Өлешчә мобилизация» дигән сүз кагылмаган кешеләр, ирләрен, балаларын Ватан сагына озатканнарны бик аңлап та бетерми кайчак. Мине мәктәпләрдәге күренешләр борчый. Әтиләре ил сагындагы балаларны башкалардан аерып карарга кирәкми дип уйлыйм. Әтиләре янәшәсендә булмаганнар өчен авыр бит ул, – ди Лилия. – Тагын бер үтенеч: әтиләре ялга кайткач, мәктәпләргә килеп, видеога төшерүләр бетсен иде. Баланы ике атнага укудан азат итеп, әтисе янына кайтарудан да яхшысы юк.

Очрашуда гаиләдәге аерылышуларны булдырмау,  балаларга терәк булу турында да фикерләр булды. Белгечләр әйтүенчә, әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган балалар белән эшләү җиңел түгел. Алексей Сандригайло, берничә спорт клубы белән сөйләшеп, балаларны шунда җыймакчы була.  Кыскасы, эшләнәсе эшләр күп әле.

Тагын шунысын да әйтик: «Әтиләр берлеге»ндә йөрәге кушканнар эшли. Моның өчен акча түләнми. Айдар Әшрәпов – шундыйларның берсе. Ул яшь гаиләләр белән эшли.

– Яшь гаиләләр белән эшләүгә җаваплы кеше буларак, төрле хәлләр белән очрашам. Күптән түгел Яшел Үзәндә йортлары янган бер гаиләгә ярдәм иттек, – ди ул. – Яшьләр арасында аерылышучылар күп. Андый чакта гаиләләрне саклап калыр өчен, кулдан килгәнне эшлибез. Һәркем баласына, гаиләсенә игътибарлы булсын иде. Эш дип, өйдәгеләрне онытмыйк. Вакыт табыйк, күбрәк бергә булыйк.

Әтиләр нинди булырга тиеш соң? Әле сорауны Биектауда яшәүче Габбас Галәветдиновка бирдем. Хатыны бакыйлыкка күчкәндә, кулында берсеннән-берсе кечкенә ике сабые кала аның. Олысына – 4, кечесенә 2 яшь тә булмый.

– Бала әтисенә ышанырга, аның ярдәмен тоярга тиеш. Аерылышып, алимент түләмичә, сабыеның хәлен белмичә йөрүче кеше әти буламыни ул?  Ир белән хатын арасына баланы кертмәсеннәр, – ди 65 яшьлек Габбас абый.– Ике кызым да буй җитте. Берсе кияүдә, балалары бар.  Хәлемне белеп, кадерләп торалар. Авыр чаклар артта калды инде. Мин – бик бәхетле әти. Кадерле картлыгың балалардан тора! Шуны онытмыйк.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: amiel.club


Фикер өстәү