Татарстанда 10 яшьлек малай әнисе белән яшәүдән баш тарткан

Чаллыда суд аша бер ана 10 яшьлек улының үзе белән яшәвен сораган. Әмма бала әнисе белән яшәргә теләмичә, элекке яшәү урынында калуны хуп күргән. Хатын-кыз шулай ук баланың әтисеннән 11,8 мең сум күләмендә алимент түләтмәкче булган, дип яза “Челнинские известия”.

Шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, гаилә пары никахлашып яшәгән, балалары туган. Ләкин алар 2021 елның октябрендә аерылышкан. Хәзер малай Тукай районының бер авылында әбисе янында (әтисе ягыннан) яши. Аның өчен анда әйбәт шартлар тудырылган: ике бүлмәле иркен фатирда баланың йоклау. дәрес әзерләү, уйнау өчен аерым бүлмәсе бар.

Малайны әтисе үз әнисенә тәрбиягә тапшырган. Ир моңа кадәр наркотиклар саткан өчен “утырып” чыккан булган. Баланың әнисе әйтүенчә, элекке ире һәм кайнанасы аны улы белән очраштырмый. Үзе арендага алган бер бүлмәле фатирда яши, анда бала өчен аерым бүлмә юк. Моннан тыш рәсми төстә беркайда да эшләми.

Суд карары чыгарылганда, малайның фикерен, шулай ук әнисенең нинди шартларда яшәвен исәпкә алганнар. Бала алга таба да әбисе белән яшәргә теләвен белдергән. Баласын карау һәм тәрбияләүдә катнашмавы сәбәпле, хатын-кызның таләбе канәгатьләндерелмәгән.


Татарстанда 10 яшьлек малай әнисе белән яшәүдән баш тарткан” язмасына фикерләр

  1. Мондый хәлләр була. Авылда өч балалы гаилә аерылышты. Яшәү шартлары бер дигән, имин гаилә. Аерылышкан чакта ике кыз бала (6, 9 сыйныф укучылары) әти, әби-бабай белән калабыз дип калдылар, әни кеше белән аралашырга теләмиләр. Әниләре яшьярымлык кызны алып китте.

Фикер өстәү