20 октябрь сынамышлары: «Бәхет килсен, дисәгез, күбрәк елмаегыз»

Бүген язмышыгыздан, төрле авырлыкларга зарланмаска тырышыгыз. Проблемаларыгыз турында да сөйләмәгез. Һәрнәрсәдән канәгать булыгыз, планнарыгыздан, идеяләрегездән баш тартмагыз, тәкъдимнәрне кабул итегез. Уңыш килер. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

20 октябрьдә башланган һәр эш, һәр яңалык хәерле булачак икән.

Аз таныш булган кешеләрдән иртәгә бүләк алмагыз.
Бәхет килсен, дисәгез, бүген күбрәк елмаегыз, һәркемгә дустанә, шәфкатьле мөнәсәбәттә булыгыз.

Туганнарыгыз белән сүзгә килешмәскә тырышыгыз. Бу көнне ачуланышу бик озакка сузылырга мөмкин икән.

20 октябрь сынамышлары:

Бүген беренче кар яуса, 22 ноябрьдә чын кыш башланачак.
Чыршы күркәләре күп булса, язын чәчелгән уңыш мул булачак.


Фикер өстәү