32 яшендә Россия Герое исеменә лаек булган Олег Исаев турында әнисе: «Яраланганын да әйтмәде, үлеменнән соң гына белдек»

Бу гаиләдән, бу йорттан кеше өзелми. Районга килгән кунакларны да, җитәкчеләрне дә, мәктәп укучыларын да үз кеше итеп кабул итәләр биредә. Дөрес, инде гаилә башлыгы Николай абый белән тормыш иптәше Вера апаның сәламәтлекләре елдан-ел какшый. Күп нәрсә онытыла. Әмма уллары турындагы хатирә-истәлекләр генә өр-яңа. Ә бит инде 37 ел узган.

– Без биш бала үстердек. Олег икенче балабыз иде. Кечкенәдән бик акыллы булды, безне беркайчан борчымады. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, укытучы булам, диде, каршы килмәдек. Арча педучилищесына укырга керде, аны тәмамлагач, Саба районының Иштуган авылында ике ай башлангыч сыйныфларны укытты да армиягә китте, – дип искә алалар.

Армиядә инде Олег очучылар әзерли торган югары хәрби авиация мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Төньяк Кавказ хәрби округы частьларында хезмәт итә. «Кайнар нокта»ларда да еш булырга туры килә үзенә.

– Без күбесен белмәдек тә. Без борчылмасын дип, хәтта яраланып, госпитальдә ятканын да әйтмәде. Туганнарына да әйтергә кушмаган. Балалар ул үлгәч кенә сөйләде. Безгә ничә шалтыратса да: «Барысы да әйбәт», – дип сөйләде. Су-25 белән Әфганстан, Чечня, Таҗикстанга 100дән артык очыш ясаган, диделәр…

Гади, тыйнак булса да, Олеглары бик тәвәккәл, курку белмәс була. 1996 елның 4 апрелендә ул полкташын үлемнән коткара. Янган самолетыннан парашют белән сикергән майорга якын килә алмаслык итеп, дошманны ул «ут яңгыры» белән «коендыра». Әле аны коткаручы вертолетның да исән-имин очып китүенә булыша. Икенче бер очракта исә, утка тотылып, зур зыян килгән очкычын җиргә төшеп утырта һәм саклап кала ала. Тәвәккәллек кенә түгел, һөнәри осталыгын да раслаган бу вакыйгадан соң Олег Исаевны РФ оборона министрының исемле сәгате белән бүләклиләр.

Тик, кызганыч, 1996 елның 5 маендагы очыштан Олег исән кайта алмый. Чираттагы хәрби заданиене үтәгәндә, алар Чечен җиренең Урыс-Мартан районында бик күп хәрби корал, көчләр тупланганын күрәләр һәм һөҗүмгә күчәләр. Дошманның күп коралын юкка чыгаралар, әмма үзләренең штурмовигын да ракета бәреп төшерә. Командиры да, Олег та һәлак була. Аның җәсәде Воронеж шәһәрендәге Геройлар аллеясында җирләнә. Әтисеннән сабый гына булып калган улы да инде гаилә корган, оныгыбыз бар, дип сөенә әби-бабайсы.

Якташлары Олег Исаевны онытмый. Урта Көшкәт мәктәбенә аның исеме бирелә. Аның истәлегенә күпсанлы спорт чаралары, ярышлар үткәрелә. Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада да Олег Исаевның әти-әнисе һәр елны хөрмәтле кунак булып катнаша.

Шөкер, Вера һәм Николай Исаевлар үзләре үстергән балаларының һәркайсыннан кадер-хөрмәт күреп яши. Заманча, бөтен уңайлыклары булган, зур, мәһабәт йортта уллары, киленнәре, дүрт оныклары белән гомер кичерсәләр, башка балаларыбыз да хәл белешеп, ярдәм итеп тора, «Киленебез Ирина да, улыбыз да безне онытмый, гел хәбәрләшеп торабыз, алар да кайтты, без дә Воронежга кадәр туйга да бардык», – ди алар, шөкер итеп. Тик, никадәр сабыр булырга тырышсалар да, безнең белән сөйләшкәндә күзләре әледән-әле яшьләнә, тавышлары калтырый иде. Бала хәсрәте диләр шул аны…

Гөлсинә Хәбибуллина  

 


Фикер өстәү