Көзге ялны ничек уздырырга?

Җәйге ял сагындырырга да өлгермәде, көзге каникул чоры җитте. Әти-әниләргә дә, балаларга да, кыска вакытка гына булса да, шатлык, әлбәттә. Гомумән, күпләр көзне ял итү өчен яхшы вакыт дип саный. SuperJob хезмәте мәгълүматына ышансаң, отпуск алып, ял итәргә җыенган россиялеләр саны 38 процентны тәшкил итә. Чит илләргә һәм Россиянең төп шәһәрләренә агылучы туристлар елның бу фасылында да шактый. Көзге ялны ничек уздырырга?

Эшле ял

Быел балаларның ялы 30 октябрьдә башланып, 5 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Әлмәттә яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногманова, көзге каникул чорында балаларны каядыр җибәрергә ниятләмим, ди. Бәгырь җимешләре көтеп алган ялны өй тирәсендәге хезмәт белән чиратлаштырып уздырачак.

– Олы балабыз 9 сыйныфта укый, көн дә мәктәптә «электив»ка йөриячәк. Кечкенәләре әле бакчада, – ди күпбалалы әни. – Элегрәк, башлангыч сыйныфта укыганда, калабыздагы сәламәтләндерү учреждениеләрендә укучылар өчен көзге лагерьлар була торган иде. Түләү әллә ни зур булмагач, баргаладылар. Соңгы елларда бу хезмәт тә кыйммәтләнде, шуңа барганыбыз юк.

Ишле гаиләдә өй тирәсендә эш һәрвакыт булып тора. Шуңа күрә бала-чагага нишләргә икән дип баш ватасы  юк. Рәдифә ханым да шундый фикердә.

– Безнең өйдә эшнең бетәсе юк. Беренчедән, ял вакытында балаларны йокылары туйганчы йоклату яклы мин. Аннан соң көн саен өйне җыештыру, ишегалдында вак-төяк эшләр булып тора. Кыскасы, эш терапиясе белән ял итәчәкләр, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез. – Теләкләре булганда, дуслары яисә класслары белән кинога барып кайтырлар. Атна-ун көн вакыт тиз уза да китә инде ул.

Читтәге кояш тансык

Казанда яшәүче Салават белән Эльвина узган атнадан башлап Дубайда ял итәләр. Бюджет эшендә эшләмәгәч, отпуск дигәнен календарьга карап сайламый яшь гаилә. Икесенең дә өч ел читтә ял иткәне булмаган: хатыны бала табып, аны тәрбияләсә, гаилә башлыгы эшләгән дә эшләгән, быелның җәендә дә ял итә алмаганнар.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта туризм тармагы республиканың тулай төбәк продуктында 2,5 процентын тәшкил итә. Төп күрсәткечләр 2022 ел белән чагыштырганда 12–13 процентка арткан.

– Җәен кояш тансык түгел лә ул. Шуңа Казанда көннәр суыткач, үзебезгә ял оештырырбыз дип хәл иткән идек. Төркиядә булганыбыз бар иде, шуңа Дубайны сайладык, кесәгә бәрә торган як булса да, безгә ошый, – ди Салават. – Баланы әбиләре һәм минем олы апам карый. Сабыйның әле ел әйләнәсе ял, шуңа ул әти-әнисен ял иттерә (көлә). Мәктәптә укый башлагач, аның каникулына тәгаенләп ял ала торган итәрбез.

Көзге ялны ничек уздырырга?

Бу сорауны Казан экскурсоводлары гильдиясе әгъзасы, Татарстанда кунакчыллык илчесе Раушания Миңнуллинага бирдек.

– Көзге чорда балаларга һәм әти-әниләргә кая барырга, нәрсә карарга? Бу, әлбәттә, музейлар. Алар туристларны каршы алырга һәрвакыт әзер. Айның һәр беренче сишәмбесендә музейларга керү бушлай икәнен дә истә тотыйк. Әмма каникул чорында алай булырмы икән, монысын урында белешергә кирәк, – диде экскурсовод. – Бик күп остаханәләр эшли. Әйтик, «Туган авылым» комплексында. Хан һәм ханбикә булып киенеп, фотога төшәргә дә мөмкин әле. Шәһәрдән чыгып китсәк, Тукай юллары буйлап Кырлайга, Зөя, Болгарга барырга мөмкин. Мин әле тагын кунача Лениногорск – Шөгергә барырга тәкъдим итәм. Нефтьне чыгара башлауның юбилей елын исәпкә алсак, музеена керергә була. Ул бик шәп. Лениногорскига барышлый Алексеевскига керергә була, анда борынгы туку станоклары бар. Чистайда яңа төр форматта экскурсияләр уза. Әлмәттә кунып, музыка үзәгенә сугылырга мөмкин. Тарихи Бөгелмәне дә урап узмасыннар иде. Сабадагы Миңгәргә барырга, көнне картинг-клубта уздырырга мөмкин. Татарстаныбызның теге ягына чыгып, Кама Тамагына игътибар итсәк, андагы штольня, виноград, сыр җитештерү урыннарына керергә мөмкин. Иделнең суы китте бит инде, беләсез. «Идел төбенә» дигән экскурсияләр үткәрәләр хәзер. Анда юл түшәүдә кулланылган иске булыжниклар калкып чыкты. Халык элеккеге Мәскәү тракты нинди булган, шуны карый. Казан шәһәрендәге паркларга, Милли китапханәдәге «MOÑ» мәйданчыгына игътибар итәргә була. Глэмпинглар турында барыбыз да белә инде. Туризм буенча дәүләт комитеты сайтына кереп, кесәгә дә, күңелгә дә яраклы юнәлешләрне барларга мөмкин.

 Быел Татарстанга килүче туристлар саны 53 процентка үскән. Республикага аеруча яшь буын вәкилләре ешлаган (76 процент). Бу хакта «Места» проекты җитәкчесе Ирина Саютина белдерде. Туристларның 31 проценты Казан матурлыкларын гына күреп китсә, 24 проценты республиканың башка районнарында да кунак булырга өлгерә икән.

Әти-әни ял итмәсә?

Ата-аналарның ялы һәрвакыт баланың каникулы белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Сүз дә юк, балаларын мәктәп яны лагерьларына, махсус сменаларга, әби-бабай янына җибәрүчеләр булыр. Әмма көн дәвамында эштә булып, баланың барыр урыны һәм мөмкинлеге булмаган очракта нишләргә?

Баланың фантазиясен үстерү өчен, аңа иҗади эш йөкләп калдырырга мөмкин. Әйтик, квест уйлап тапсын. Бу мантыйк, күзәтү, фикер йөртү кебек сыйфатларны үстерергә булышачак. Квестны исә соңрак гаилә белән сынап карарга да мөмкин.

Куллары белән нидер эшләргә яраткан балага коллаж яисә «хыял картасы» ясарга тәкъдим итәргә була.

Әти-әнинең дә ял көннәре булмый калмый. Эштән иртәрәк кайткан очраклар да юк түгел. Андый вакытта бергәләп кино-театрга, фотосессиягә бару йә булмаса уртак хобби табу мөһим. Әйтик, бергәләшеп алма пирогы пешерү, китап уку, бәйләү яисә тегү.

Статистика буенча көзге ялның иң популяр юнәлешләре арасында Краснодар крае, Казан, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ, Мисыр, Төркия тора.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү