Икътисадта тотрыклылык, әмма акча берәүгә дә җитми

Россиянең финанс кырыннан сөенечле хәбәр килә: сум ныгый. Бу юллар язылганда, доллар бәясе 94 сумга кадәр төште. «Төште» дип шартлы рәвештә әйтәбез, чөнки кайчан гына әле ул 65–75 сум тора иде. Белгечләр, җомга көнне Үзәк банк төп ставканы күтәрсә, доллар бәясе 92гә калыр, диләр. Төп ставканы күтәргәч, икътисад нишләячәк – анысын әйтеп тормыйлар.

Икътисад күрсәткечләре бик кызык ул: «Норникель», мәсәлән, өченче кварталда никель җитештерүне алдагы квартал белән чагыштырганда 21 процентка арттырган. Сан шулкадәр зур: шунда ук фанфаралар кагасы килә. Әмма 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җитештерү 9 процентка кимүен ишеткәч, борын салына. Бакыр белән дә шул ук хәл: аны җитештерү быелның өченче кварталында, алдагы квартал белән чагыштырсаң, 6 процентка артык. Вәләкин үткән елгы күрсәткечләр янына куйгач, 12 процентка ким. Доллар курсы шикелле инде.

Җитештерү күрсәткечләренең аска-өскә уйнап торуына түзәр идең, акча җитми. HeadHunter тикшерүләре шуны күрсәтә: Россиянең халкының 45 процентына төп эш урынындагы хезмәт хакы гына җитми. 2021 елда андыйлар 25 процент булган.  Респондентларның тагын 36 проценты хезмәт хакына көчкә очын-очка ялгап баруын әйтә. Арифметик исәпләү башкарыйк: халыкның 81 проценты акча кытлыгыннан интегә.

Ярый, халык нәфесен тыя алмаганга зарланды, ди. Сәяси җитәкчелек бит илдә эшләрнең майлаган кебек баруын әйтә һәм безнең аңа ышанмаска хакыбыз юк. Эре нефть компанияләре, ягулык өлешендә салымнар зур булуы сәбәпле, ваклап сатканда, зыян күрүләреннән зарлана. Салымнар, чынлап та, зур. Берәүләр, бензин бәясендә салым өлеше 75 процент, ди. Икенчеләр 80нән арттыра, кайсына ышанырга белмәссең. Әмма нефтьчеләргә бюджеттан демпфер түләнә. Октябрьдән аны йөз процент иттеләр, ягъни югалтуларны хөкүмәт йөз процентка каплый.

Бюджеттан акчаны күп бирү дә яхшыга илтми. Белгечләр, Россиядә ипотека куыгы кабара, дип чаң суга. Куык кабара икән, бераздан шартлый.

Бары тик авыл хуҗалыгы тармагында гына эшләр яхшы, ди, имеш. Ул табышка эшли. Табышны ашлама җитештерүчеләр ала ләкин. Ә авыл үзе 13 процент табыш ала икән. Бу – салымнарны түләгәнче исәпләгән сан. Салым түләгәч, кесәдә күпме акча калуы мәгълүм түгел.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Икътисадта тотрыклылык, әмма акча берәүгә дә җитми” язмасына фикерләр

  1. Кызганычка каршы хокумэт узебезнен житештеручелэргэ йоз белэн хаман борылмый! Табышны хаман арадашчылар, алыпсатарлар гына ала, э житештеручелэр уз чыгымнарын кочкэ, кочкэ генэ каплый! Бу тиешле министрлыкларнын бу олкэдэ федераль дэрэжэдэ эшлэп бетермэулэре!

Фикер өстәү