Өйдә торырга, үзбелдеклеләнеп дәваланмаска: белгечләр коронавирусның тагын бер «хәйләсе» турында кисәтә

Татарстанда салкын тидерүләр, ОРВИ, шул исәптән COVID-19 сезоны дәвам итә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, республикада коронавирус йоктыручыларның 95 проценты салкын тидергәндәге кебек, яки бөтенләй бернинди дә билгеләрсез чирли. Узган атнада бездә коронавирус ияртүнең 389 очрагы (бер атна эчендә чирләүчеләр саны 80гә аркан) теркәлгән. 116 кеше (чирләүчеләрнең 29,8 проценты) хастаханәгә озатылган. Шул ук вакытта инфекция йоктыручылар саны узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк булып чыккан.

Ведомство чирне кисәтү чаралары турында онытмаска киңәш итә. Белгечләр кисәткәнчә, чирнең беренче билгеләре күренүгә өйдә калырга, үзбелдеклеләнеп дәваланмаска кирәк.


Фикер өстәү