Татарстанда битлек режимы кире кайтырга мөмкин

Республикада һәр атна саен коронавирус инфекциясенең 75ләп очрагы теркәлә.

Россиянең кайбер төбәкләрендә битлек режимы кире кайтарыла. Әйтик, Төмән, Псков, Саратов өлкәләрендә һәм Пермь краенда ковидка каршы чараларны үтәүне сорыйлар. Әмма хәзер битлек кию коронавирус инфекциясенә түгел, ә ОРВИ көчәюгә бәйле: сентябрь аеннан гадәттә салкын тию сезоны башлана.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсеннән KazanFirst басмасына хәбәр ителгәнчә, республикада битлек режимы кертү күздә тотылмый. Бүген бу чара – тәкъдим итү характерында гына. Ведомствода башка кисәтү чаралары турында да онытмауны киңәш иткәннәр.

“Татарстанда әлегә чикләү чаралары кертү турында сүз бармый. Чирне кисәтү өчен хезмәт коллективларында фильтрлар оештыру, санитайзерлар куллану, бүлмә һавасын чистарту-җилләтү, дезинфекцияләү чаралары белән җыештыру, кулларны еш юу киңәш ителә.

Шуңа да карамастан, кайбер оешмаларда битлек режимы кертелергә мөмкин. Иң элек медицина оешмаларына кагыла бу. Шул ук вакытта уку елы башыннан барлык уку йортларында иртәнге фильтрларның яңартылуын искә төшерик. Мәктәпкә кергәндә, барлык укучылар һәм укытучыларның тән температурасы үлчәнелә, дигән сүз бу.

Роспотребнадзор идарәсеннән шулай ук коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять турында да сөйләп үтелгән. Һәр атна саен 75ләп чир ияртү очрагы теркәлә. Соңгы атнада чирләүчеләр саны 24кә күбрәк булган.
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел генә дөньяда короновирусның яңа штаммы – “пирола” табылган. Вирус инде Франция, АКШ, Израиль, Дания, Бөекбритания һәм Көньяк Африка илләрендә таралган. Татарстанда әлегә аны йоктыру очрагы теркәлмәгән.


Фикер өстәү