Коронавирус белән ОРВИ йоктыручылар саны кими

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны алтынчы атна рәттән кими. Роспотребнадзор сайтында шул хакта хәбәр ителгән. Узган атнада илдә COVID-19 инфекциясен ияртүнең 49 243 очрагы теркәлгән.

Чирләүчеләр саны 100 мең кешегә 33,56 күрсәткечен тәшкил иткән (алдагы атнадагы белән чагыштырганда 12 процентка кимрәк). Шул ук вакытта 38 төбәктә авыручылар саны уртача күрсәткечтән артыграк икән.

Моннан тыш ОРВИ йоктыручылар сафы да сирәгәя. Ведомство А, В гриппы вирусы белән авыруның берничә очрагын теркәгән. Бүгенгә Россиядә яшәүчеләрнең 45,5 миллионнан артыграгы грипптан прививка ясаткан. Бу – барлык халыкның 31 проценты  дигән сүз.


Фикер өстәү