Ришат Фазлыйәхмәтов: “Без дә барырбыз әле! Мине бик җибәрәсегез килә бугай”

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, мобилизациягә эләккән ир-егетләргә багышлап, Муса Җәлил сүзләренә язылган “Җырларым” җырын башкарган. Шуны видеога төшереп, социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә урнаштырган.

– Җырлаган җырым мобилизациягә эләккән егетләребезгә сакчы булып барсын. Егетләр, Алла бирса без җиңәбез, без сезнең белән! – дигән Ришат.

Комментарий калдыручылар арасында җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә, мактаучылар да бар. “Җырлап кына җиңеп булмый шул. Кулга автомат алырга кирәк”, “Нишләп бездән бер артист та китмәде, мин ялгышаммы?”, “Бүрәнә артында бүре куып ятасың. Егетләрдән, аларның аналарыннан булса да оялырга кирәк әзрәк” кебек комментарийларга Ришат менә ничек җавап кайтарган:

– Без дә барырбыз әле! Мине бик җибәрәсегез килә бугай, – дигән ул.

Ришатның хатыны Эльмира, җырчының сүзләрен куәтләп:

– Чакыру килсә, ике дә уйламыйча Ватаныбызны сакларга барачагыңа һич шигем юк. Сүз уңаеннан, мин дә хәрби бурычлы. Кирәк икән, мин дә барам. Ватаныбызны саклау, солдатларыбызга ярдәм итү – безнең бурычыбыз ул. Иленә хыянәт итеп, читкә китмәгәннәргә афәрин! – дигән.


Фикер өстәү