Татарстанда «Хәмер» профилактик чарасы үткәргәннәр

Татарстанда «Хәмер» профилактик чарасы үткәрелгән. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара нәтиҗәсендә 7 мең литрдан артыграк ялган хәмернең эзенә төшкәннәр.

Быел барлыгы 40 мең литр чамасы спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган инде. Ялган продукция кертүнең  өч юлы ябылган. 65 җинаять һәм 708 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

Моннан тыш полиция хезмәткәрләре профилактик чара барышында 4 мең каптан күбрәк контрафакт тәмәкегә тап булганнар. Шулай ук  автоинспекторлар 100 тартма ялган хәмер төягән автомобильнең юлына аркылы төшкәннәр.


Фикер өстәү