Татарстанда “синтетика” белән наркокурьерны тотканнар

Аннан мефедронлы 11төргәк алганнар.

Казанда полиция хезмәткәрләре наркотиклар таратуда шикләнелүче ир-атны “кармак”ка эләктергән. Бу хакта KazanFirst Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Наркокурьер “синтетика”ны яшереп калдырырга маташканда тотылган. Полиция хезмәткәрләре анда ниндидер матдә тутырылган 11 төргәк тапкан. Экспертиза төргәкләр эчендә мефедрон матдәсе булуын билгеләгән. Моннан тыш шул тирәдә генә наркотиклы тагын өч “тайник” табылган.
Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү