Марат Кәбиров: «Зур нәрсәләрне күрү өчен ераклык таләп ителә»

Әйбәт кеше белән алама кешене ничек аерырга? Гади генә. Әйбәт кешеләр безнең әйбәт якларны күрә, начар кешеләр – начар сыйфатларны.

Кечкенәдән бергә аралашып үскән бик якын бер дустым бар. Әйбәт малай инде ул. Тынгысыз, эшчән, якты күңелле. Туры сүзле. Туры сүзле булуы минем өчен бик үк җайлы да түгел бугай, чөнки ул авыр кабул ителә. Син салпы ягыңа салам кыстыруны көтәсең, ә ул ачы дөреслекне ярып сала. Һәм иң аянычлысы аның хаклы икәнен аңлау була. Ну, әйтик, әсәрен укып чык та кешенең: «О, әйбәт!» – дигән бул бит инде. Юк! Бу алай дими. Ерунда, ди. Моның ишене генә мин дә маташтыра алыр идем, дип тә өстәп куя. Җан убылып китә инде шунда. Язганыңны тагын бер кат карап чыгасың. Шайтан алгыры! Ул бит хаклы. Аның хаклы икәнен аңлаудан бигрәк, үзеңнең шундый пүчтәк нәрсә эшләвеңне үзең дә тоймау була. Аның туры сүзлелеге авыр минем өчен. Ләкин ул мине әйбәтрәк итә. Җайлы кеше булу белән әйбәт кеше булуның да аермасы бар шул…

Менә шул егет күптән түгел генә хатыныннан аерылды. Бозылышып, сөйрәлешеп йөрделәр-йөрделәр дә соңгы чиктә аерылышып туктадылар. Хатыныннан аерылышу сәбәбен сорагач, ул бер сүз белән генә җавап бирде:

– Эчә бит ул…

Бу минем өчен артык зур яңалык булмады. Ләкин тел очында очкын уйнатып торган сораудан котылып калалмадым:

– Кем эчми соң?

Ул иңнәрен генә кагып куйды. Сүз балалатып тормадым. Бары тик уйларыма гына бирелдем.

Бер гаиләне искә төшердем. Ире бик нык эчә инде моның, хатыны да кимен куймый бугай. Балалары салкын күлләвектә аунап үстеләр. Ачлы-туклы булып. Үз улларым да шулар яшендә булгач, мин аларны бик кызгана идем. Үткән-сүткәндә кибеттән тәмлүшкәләр алып бирәм, кайчагында мунча кертеп тә чыгарам, вак-төяк белән ярдәм итәргә тырышам. Һәм һәрвакыт гаҗәпләнә идем: безнең балалар чирләп ятканда алар төчкереп тә карамый. Нык булып үстеләр. Тормышта үз юлларын таптылар, матур гына яшәп яталар. Очрашканда кочаклап алалар: «Марат абый, безне син үстердең бит…» – дигән булалар. Бәлки, мин чынлап та балачакларының берәр бизәге булып тоелганмындыр, ләкин аларны мин үстермәдем инде. Үзләре үсте. Әти-әниләре дә айныды, абруйлы гына кешеләргә әйләнделәр. Балалары да алар дип өзелеп тора, үзләре дә инде, билгеле. Бәлки, бу могҗизаның берәр төредер инде. Тик мин гел халык сүзен искә төшерәм. Исерек айный ул, ахмакка акыл керми.

Теге дустым да беткәнбаш егет түгел. Без аның белән телефон аша да, болай да еш аралашабыз. Төрле темаларга сөйләшәбез. Платон белән Диоген да, Аристотель дә калмый. Буддизм, даосизм, ислам тирәләрен дә айкап чыгабыз. Эзотерикага кереп Блаватскаяларны да болгатабыз. Ницше белән Зигмунд Фрейд та әллә ничә тапкыр әйләнеп ята. Фәлсәфә, дин, психология гына түгел, әдәбият дөньяларын да әйләнеп чыгабыз. Көнбатыш язучыларын, көнчыгышныкыларны. Классикларны, бүгенгеләрне. Кайчагында ул мине: «Эльмира Җәлилованың, Гөлнара Сабированың яки Гөлүсә Батталованың фәлән-фәлән шигырен укыдыңмы?» – дип тә аптырата. Үз әсәрләрем буенча да югалып калырлык сораулар биреп куя. Мин гомерем буена «зыялылар» дип аталган кавем арасында яшәгән кеше бит инде. Ләкин алар арасында да бу дәрәҗәдә төрле темаларны айкарлык кешеләрем сирәк. Ркаил Зәйдулла бар. Илфак Шиһапов бар иде. Әдәбият энциклопедиясе кебек Рәдиф Гаташ бар. Озаграк уйлап торсаң, тагын берничә шәхесне искә төшерергә мөмкиндер. Ләкин алар – зыялылар. Ә бу егет бит гади авыл малае. Тракторчы, шофер, сатучы.

Шуңадыр инде хатынының сүзе миңа аз гына сәеррәк ишетелде. Кечкенәдән таныш булсак та, мин аның беркайчан да чайкалып йөргәнен, теленә ни килә, шуны лыгырдап, кәеф кайтарганын күргәнем юк. Хатыны күрәдер инде. Ул бит гел якында. Ләкин якыннарыңа да кайвакыт ерактанрак карарга кирәктер. Зур нәрсәләрне күрү өчен ераклык таләп ителә. Шәхесләрне дә шулай.

Яраткан кешеңнең әйбәт якларын гына күрәсең, күзеңә бәрелеп торган гариплекләрен дә камиллек дип кабул итәсең. Ә ярату сүнгәч, яратмавың өчен аклану эзләп, гаепләрен табарга тырышасың. Яратмавың өчен акланырга кирәкмидер, бәлки. Хис бит инде ул. Ялкын кебек. Дөртләп кабынырга да, гөлтләп сүнәргә дә мөмкин. Мәхәббәтнең дә үз гомере. «Нигә иртә үлдең?» – дип, кешеләрне гаепләп булмаган шикелле, мәхәббәтне дә аз гомерле булуы өчен гаепләргә кирәкмидер. Һәркем бәхеткә хаклы. Аңа кемнәрдер парлашып, кемнәрдер аерым-аерым килә.

Әле менә уйлап утырам. Ул дустымның ике экскаваторы, ике йөк машинасы, ике җиңел машинасы бар. Хатыны белән бергә корган дөньялары әйләнеп чыккысыз. Хәзер үз куышын корып ята. Үзем белән чагыштырып карыйм… Миндә боларның берсе дә юк… Экскаваторлар да, йөк тартучы һәм җиңел машиналар да… Йорт-җирем дә артык зурдан түгел… Югыйсә бик күп эшләдем бит инде бу дөньяда. Барысы да булырга тиеш кебек иде…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү