Электрон сәүдә мәйданннарында Татарстаннан сатучылар саны дүрттән бергә диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Премьер-министр урынбасары – Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, бүген электрон сәүдә мәйданнарында Татарстаннан 56 меңгә якын сатучы катнаша. Быелның гыйнвар-сентябрь айларында аларның саны 23 процентка арткан.