Валерия Захарова: «Иремә рәхмәт, йөгереп ял итеп ал, ди»

Казанда яшәүче Валерия Захарова һәрвакыт хәрәкәттә. Йөгерү белән мавыга ул. Узган ел гына шөгыльләнә башласа да, быел инде 10га якын төрле йөгерешләрдә катнашырга өлгергән. Аңардан яшәү рәвешенә әйләнгән спорт турында сораштык, йөгерү буенча киңәшләр алдык.

– Спорт белән дуслык кайчан башланды?

– Минем үз матурлык студиям бар. Көннәрнең берендә тырнак ясап утырганда, клиент миңа: «Сиңа ябыгырга кирәк» – дип әйтмәсенме?! Ул вакытта миңа 26 яшь иде. Лизамны, беренче баламны тапкан чагым. Клиент кызның шундый сүзләре мине башта рәнҗетте, әмма аннары кинәт кенә мотивация уятты. Нәтиҗәдә мин тугыз килограмм авырлыктан котылдым. Әмма икенче балам Аняны тапканнан соң, тагын юанаеп киттем. Шулай якынча ике ел йөреп, фигураны тәртипкә китерү өчен, башка фитнес-клубка йөри башладым. Язын коронавирус аркасында бөтен кеше өйдә утырганда да, мин көн саен диярлек онлайн тренировкалар карап шөгыльләндем. Әйтергә кирәк, карантиннан соң да алты килограмм авырлыктан котылдым. Ә бүген инде спорт – минем яшәү рәвешем.

Ә йөгерү белән кайчан мавыга башладың?

– Ике ел элек булды бу хәл. Фитнес-клубка барганда игътибар иттем: «Миллениум» күперен япканнар. Йөгерү марафоны булган икән. Шул ук хәл көзен дә кабатланды. «Чаңгы шуам, тренажер залында күнегүләр ясыйм, йөзәм, велосипедта йөрим. Нишләп әле мин дә алар белән йөгермим?» – дигән уй туды миндә. Шулай итеп, йөгереп карарга ниятләдем. Узган ел фитнес-клубта Люда исемле кыз белән таныштым. Ул йөгерешләрдә катнаша икән. Йөгерә башлавыма ул этәргеч булды сыман. Беренче тапкыр 14,5 чакрым йөгергәнебезгә үзем дә ышанмадым. Кыскасы, Люда мине йөгерүдән рәхәтлек табарга өйрәтте, ягъни вакыт һәм дистанциягә игътибар итмәскә кушты. Унга якын йөгерештә катнаштым инде.

Йөгерү – чыгымлы шөгыльме?

– Профессиональ рәвештә йөгерәсе килә икән, әйтик, 42 чакрымлы марафонда, кыйбатлы махсус аяк киеме алырга кирәк. Ул аяк табанын, тезләрне саклый. Ә инде өч-биш чакрым йөгерә башлау өчен чыгымнар тотасы юк. Иң мөһиме – йөгерү техникасына игътибар итәргә һәм пульсны күзәтеп, уңайлы темпта йөгерергә. Үземә яңа максат куйдым: киләсе елның маенда кабат 21,1 чакрымлы Казан ярыммарафонда катнашырга. Йөгерергә, әзерләнергә мотивация булсын өчен, алдан ук махсус слот сатып алдым. Шуңа күрә кышын мин чаңгыда йөгереп һәм кимендә атнага бер тапкыр манежда әзерләнергә ниятлим. Әзерлексез генә бар көчкә йөгерергә ярамый – тезләр авырта башларга мөмкин.

Син әле «Гонка героев» ярышында да катнаштың. Махсус әзерләнмичә дип беләм.

– Бу хыялым да максатка әверелде. «Гонка героев»та катнашыр өчен, миңа команда кирәк иде. Аны табу җиңелләрдән түгел, әмма миңа бәхет елмайды. Әгәр дә син нәрсә булса да телисең икән, бу хакта сөйләргә кирәк! Шулай итеп, мин тренерым Ләйләгә үз хыялым турында әйттем. Катнашырга теләүчеләр әллә ни булмады. Быел булмас инде дип, мин дә өметемне өзгән идем. Әмма «Гонка героев»ка кушылырга насыйп булды. Сочида ял иткән чагым иде, шунда да ярышка әзерләндем: көн саен кимендә биш чакрым йөгердем. Казанга кайткач, икенче көнне үк ярышта катнаштым.

Ничек барысына да өлгерергә? Гаилә, балаларыңа вакыт каламы?

– Беренчедән, ирем Дениска зур рәхмәт! Ул 21 ел дәвамында гел янәшәмдә. Ирем кайвакыт: «Лера, ташла барысын да: ашарга әзерләмә, савыт-саба юма, үзебез эшләрбез, ә син йөгереп, ял итеп ал», – дип әйтә. Күпләр, йөгерү тезләргә зыян китерә дип, мине кире уйларга үгетләп карады. Әмма ирем, балаларым гел минем шөгылемне хуплады. Күптән түгел кечкенә кызым Аня да 300 метрлы йөгерештә катнашты әле.

Ә барысына да өлгерер өчен, берничә эшне бергә эшләргә өйрәнергә кирәк. Бер сәгать эчендә өч төрле ризык пешереп, савыт-саба юып һәм кызларның чәчләрен дә үрергә өлгерәсең икән ул. Әле мин яңадан «Гонка героев» ярышында, триатлонда катнашачакмын. Моннан тыш, гаиләм белән җәяүле маршрутларга, туристик походка чыгасы килә.  Эльбрус тавына да менәргә исәп.

Диана КАРПОВА, КФУның 3 нче курс студенты

 

 


Фикер өстәү