Adidas” кибетләренең кайчан ачылачагы билгеле

Россиядә “Adidas” спорт киеме кибетләре яңа исем белән киләсе елның язында ачылырга мөмкин. Челтәрнең сәүдә биналарын “Stockmann” һәм “Lamoda” хуҗасы Яков Панченко карамагындагы сәүдә оешмасы сатып алган. Бу хакта “ТАСС” сәүдә үзәкләре берлегенең яңа брендлар буенча җитәкчесе Наталья Кермедчиева сүзләренә таянып яза.

“Adidas”ның дистәләрчә кибетләре башта Мәскәүдә ачылачак. Кермедчиева әйтүенчә, товар ассортименты үзгәрешсез калачак. Бәяләр генә 20 процент чамасы артачак.

Исегезгә төшерәбез: Германиянең “Adidas” бренды 2022 елның мартында – махсус хәрби операция башлангач Россиядә эшчәнлеген туктатачагы турында белдерде. Компания 31 октябрьдән кибетләрен яба башлады.


Фикер өстәү