Брендлы кием-салым кибетләренең күбесен ябарга җыеналар

Россиядә сәүдә челтәрләренең яртысыннан артыграгында хосусый эшмәкәрләр кибетләренең бер өлешен ябарга җыеналар. Сәбәбе – яңа коронавирус пандемиясе аркасында килеп чыккан кризис. Бигрәк тә кием-салым кибетләре кимиячәк. Зур консалтинг компанияләре “Известия” газетасына әнә шундый мәгълүматлар тапшырган. Аларны сәүдә үзәкләре вәкилләре дә раслаган.

Шулай итеп, илдә барлык сәүдә челтәрләренең 65 проценты уртача 15ләп сәүдә ноктасын ябарга ниятли икән. Ябылырга җыенучыларның 30 проценты – брендлы кием-салым кибетләре. Мөшкел хәлгә төшүнең сәбәпләре – товар җибәрүдә өзеклекләр, төрле илләрдә фабрикаларның эштән туктап торуы, чикләрнең, сәүдә нокталары һәм сәүдә үзәкләренең ябылуы, шулай ук халыкның сатып алу сәләте кимү.


Фикер өстәү