Казанда яшәүче сөйгәненнән бозым чыгарту өчен ярты миллионга якын акча түләгән

Казанда яшәүче бер хатын-кыз сөйгәненнән бозымны чыгару өчен ярты миллион сумга якын акча күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полициягә 36 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән, ул үзенең элеккеге өйдәшен хәмергә бәйлелектән арындыру өчен, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткән.

Бер «имче-томчы» ир-атта бозым барлыгын әйткәч, хатынкай аңа ярдәм итә алган кешене табарга карар кыла. Челтәрдә ул ярдәм итәргә ризалашкан күрәзәчене таба, тегесе исә хезмәт түләүле, дип аңлаткан.

Хатын интернет аша сөеклесенең фотосурәтләрен җибәрә һәм күрәзәче картасына хезмәте өчен беренче сумманы күчерә. Аннары таныш булмаган кыз, янәсе, йола дәвам итү өчен, тагын 330 мең сум сораган. Хатын-кызны килешенгән бәянең артуы шикләндергән һәм ул аңа элегрәк күчерелгән акчаларны кире кайтаруны сорый.

Әмма таныш булмаган кыз йола өчен барлык суммаларны да «тоташтырырга» һәм шул чакта гына кайтарырга яравына инандыра. Дүрт көн эчендә хатын аңа 448 мең сум акча күчергән.


Фикер өстәү