Кием кибетләренең 20 проценты ябылырга мөмкин

2035 елга Россиядә кием кибетләренең 20 проценты ябылырга мөмкин, дип белдергән РИА Новостига Beinopen мода индустриясен үстерү институтына нигез салучы, Илкүләм технологик инициативаның WearNet эшче төркеме җитәкчесе Алексей Баженов.

Пандемиядә онлайн-сату ике тапкыр арткан.  Кибетләрнең 40 процентка кадәре ябылган, нигездә, бу аларның e-commerce форматына күчүгә әзер булмавы сәбәпле килеп чыккан.

«Кулланучылар дөньясы аларның ябылуы белән үзгәрмәде, бу исә кешеләргә шундый кибетләрнең күп булуы һәм мондый күләмдә әйберләрнең кирәк түгеллеген раслады. 2035 елга Россиядә ритейлерларның тагын 20 проценты ябыла”, — дип белдергән Баженов.

«Элек журналлар, телевидение, брендлар зур гардеробның кирәклеген әйтсә, хәзер исә алар барысы да аңлап куллану, кирәкмәгән әйберләрнең кешегә дә, әйләнә-тирәгә да зыян китерүе турында сөйлиләр», — дигән ул.


Фикер өстәү