Татарстанда шикәр чиреннән интегүчеләр арасында аягы киселгәннәр арткан

Татарстанда шикәр чиреннән интегүчеләр арасында аягы киселгәннәрнең өлеше арткан. Быел тугыз ай эчендә бу күрсәткеч 4,5 процентка кадәр җиткән. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова бүген Дәүләт Советы сессиясендә шулай дип белдергән.

“Шикәр чире күзләргә, бөерләр һәм кан тамырларына зыян сала. Бу чиргә бәйле рәвештә аяк кисү очраклары арту шуның дәлиле булып тора. 2018 елда ампутация кичерүчеләрнең өлеше 3,3 процент иде”, – дигән ул.

Мифтахова әйтүенчә, бу сан профилактика эшенең тиешенчә алып барылмавы турында сөйли. Киләсе елда шикәр чиреннән интегүчеләргә диспансеризация уздыруның сыйфатын аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк.

Бүгенгә Татарстанда шикәр чире буенча 140 мең кеше исәптә тора. Сырхауларның өчтән бер өлеше – эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр.


Фикер өстәү