Казанда Санкт-Петербург дәүләт хезмәткәрләре өчен уку башланды   

Профессиональлекне арттыру һәм ике төбәк арасындагы дуслыкны ныгыту. Казанда Санкт-Петербургтан килгән дәүләт хезмәткәрләренә Татарстанның иң яхшы идарә тәҗрибәләрен өйрәтәләр. Укулар 2-3 ноябрьдә узачак.

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов әйтүенчә, уку Петербург белгечләренең профессиональлеген арттырып кына калмыйча, төбәкләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен дә ныгытачак.

– Санкт-Петербург белән Татарстан арасындагы элемтәләр бик күпкырлы. Мондый белем бирү проектлары белән без Россия төбәкләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертәбез, – дип сөйләде Александр Белов уку программасының ачылышында. – Бүген Татарстан күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алда бара. Бездә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, нефть-газ химиясе комплексы, IT технологияләр зур үсеш алган. Ике көн эчендә сезгә үзебезнең уңышлар һәм проектлар турында сөйләргә тырышачакбыз. Сезнең өчен файдалы булыр дип ышанам.

Санкт-Петербург губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов үз чиратында Петербург белән Татарстанның барлык рейтингларда янәшәдә булуын әйтте.

– Иң беренче чиратта әлеге укуны оештыру өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Без монда үзебезгә карата аерым мөнәсәбәт тойдык. Татарстан белән без күп яктан бер-беребез белән янәшәдә торабыз. Социаль-икътисади үсеш, шәһәр мохите, IT, туризм – чиксез санарга була. Шуңа күрә без күп еллар бергә, иңне-иңгә куеп, эшләргә һәм төбәкләребез халкының тормышын яхшыртырга тиеш, – диде Андрей Михайлов.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү