Фәрит Мөхәммәтшин: “Яшьләрне кирәкмәгән мәгълүматтан сакларга кирәк”

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында Элемтә, мәгълүмти технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Депутатлар идарә җитәкчесе Юрий Никитиннан тыелган ресурслардан файдаланучыларга бәйле рәвештә алып барылган эш турында да сорады. Бу хакта сүз чыккач, парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин мондый ресурсларда “утыручы”лардан бигрәк, әлеге төр каналларны уйлап табучыларның юлын ябарга кирәклеген әйтте. “Моның ысуллары бармы?” – дип кызыксынды ул Юрий Никитиннан. Идарә җитәкчесенең җавабы әллә ни сөендермәде. “Технологияләр гел яңарып тора, шуңа күрә безгә еш кына арттан куучы булырга туры килә”, – диде ул.

– Социаль челтәрләр тормышыбызга бик нык үтеп керде. Кирәкле мәгълүмат белән янәшә кирәкмәгәне дә бар. Моннан файдаланып калырга теләүчеләр дә күп, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дагыстандагы хәлләрне генә искә төшерегез. Халыкны, бигрәк тә, яшьләрне мондый мәгълүматтан сакларга кирәк.


Фикер өстәү