Миңгол Галиев кичәсендә: «Соңыннан үкенмәс өчен, бу ялгышны төзәтергә кирәк»

Шифалы моң. Казанның «Сәйдәш» концертлар залында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевның әнә шул исемдә бик матур кичәсе узды. Миңгол Галиев өч сәгать ярым «Фантазия» кызлар джаз-оркестрына кушылып җырлады.

Ул көнне «Сәйдәш» залы моңга күмелде. Килеп керүчеләрне тамашачы үзе үк җырлап каршы алды. Арада баянын алып килгән абзый да бар иде. Татар халык көйләрен уйнап җибәрүгә, янына төркемләп кеше җыела. Ә инде аннары килгән тамашачының күңелен Миңгол абый сафландырды.

Концертта татар халык һәм классик җырлар башкарылды. 82 яшен тутырган Миңгол абыйның сәхнәдән кереп китмичә, бишәр җыр җырлавын тыңлап шаккаттык. Алып баручысын да туры китереп сайлаган ул. Алмаз Хәмзин бик урынлы гына шаяртып, үзе дә тамашаны ямьләндереп торды. Һәр җырның авторларын әйтеп барды. Дөрес, башка җырчыларныкы кебек билдән түбән шаяртулар, чинашулар, җырчының залга төшеп, кеше арасында кочаклашып йөрүләре булмаса да, Миңгол абыйны да яраткан тамашачысы ким-хур итмәде.

Сәхнәгә кочак-кочак чәчәкләр күтәргән кешеләр агылды. Кемдер рөхсәт сорап, җырчының битеннән дә үпте, күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен  җиткерүчеләр дә булды. Миңгол абыйны чәчәкләргә генә түгел, матур сүзләргә, рәхмәт хатларына, данга күмделәр. Җырчыга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, төрле елларда Казан федераль университеты белән берлектә музыка белгечләре әзерләүгә зур ярдәм күрсәтүе өчен, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры исеменнән дә Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук ЮНЕСКОның халыкара бүләге – «Шәфкатьлелек» медале белән бүләкләнде ул. Медальне иясенә тарих фәннәре докторы, профессор, халыкара «Европа – Азия» академиясе президенты Энгель Таһиров тапшырды.

Сәхнәгә якташлары да күтәрелде. Мамадыш район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Миңгол абыйга иң изге теләкләрен юллады. Хатыны Фәния апа белән озак еллар тигезлектә яшәргә язсын, диде ул. Фәния апа, дигәннән, бу урында аны да искә алу кирәктер. 82 яшендә дә егетләр кебек йөрүче Миңгол абыйның һәр уңышында аның да роле зур. Ник дигәндә, Фәния апа гел янәшә. Язмыш сынавын да икәү бергә күтәрә алган кешеләр алар. Әнә шуңа да кеше язмышлары чит түгел бу гаиләгә. Алар студентларына әти-әни җылысы бирә алганнар. Шәкертләре үзләре әнә шулай ди. Сәхнәгә чыккан һәрберсе сүзен рәхмәттән башлады.

– Миңгол абый безне үз баласыдай якын итә. Без аның моңына сокланабыз. Мондый җырчылар сирәк туа, – ди укучысы Альбина Кармышева.

Тамашачылар арасында шагыйрә Йолдыз Шәрәпова да бар иде. Ул, Миңгол абыйны Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк, диде.

– Миңгол абыебыз шушы яшендә сәхнә тота, мондый шәхесләрне бөек халык кына тудыра ала, шуны онытмасак иде! Үзебез дә, халкыбыз да аның кадерен белсәк иде. Аңа Тукай премиясен бирергә күптән вакыт, – диде ул. – Соңыннан үкенмәс өчен, бу ялгышны төзәтергә кирәк. Мондый үкенечләр күп булды инде.

Галиевлар нәселендә моңлы җырчылар үсә. Әнә сәхнәгә әнисен җитәкләп менгән оныгы Аслан үсеп килә. 3 яше дә тулмаган малай саф татарча сөйләшә. Әле өмет бар. Аслан үсеп җиткәнче, Миңгол абыйның шәкертләре сәхнә тотар. Без аеруча Динар Шәймарданов, Рөстәм Егоровның чыгышларын ошаттык. Ни дисәң дә, күңел моңга сусаган. Тыныч кына  татар көйләрен тыңлыйсы, аларны ишетеп, хозурланасы килгән икән.

Миңгол абый үзе дә, татар җырын, моның саклап калырга кирәк, ди.

– Җырларны үзгәртеп, заманчалаштырып башкаручылар күп. Татар моңын саклап, татар моңының үзенчәлекләрен белеп җырласак иде. Безнең композиторлар әсәрләре булсынмы, халык җырлары булсынмы – аны матур итеп башкара белү кирәк. Джаз-оркестр белән чыгыш ясавым юкка түгел. Татар җырларын тамашачыга оркестр ярдәмендә тапшырырга кирәк. Җанлы музыкада моң саклана.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү