Владимир Путин Европа Советына хәрби хәл кертелүгә бәйле мөһим карарга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә хәрби хәл һәм гадәттән тыш хәл кертелү турында Европа Советы Генераль секретарена хәбәр итүне юкка чыгару турында законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган, – дип яза “Ведомости”.

Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә. Төзәтмәләр 8 августта “Гадәттән тыш хәл турында” Законның 37 статьясына һәм “Хәрби хәл турында” законның 22 статьясына кертелгән. Аларның авторы – Владимир Путин. Хәзер гадәттән тыш хәл яки хәрби хәл кертелү яки юкка чыгарылу очрагында, Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Президент бу хакта БМО Генераль секретарена, ә аның аша – оешмага керүче дәүләтләргә генә хәбәр җиткерүгә бурычлы булачак.

Закон проекты Думага 9 августта кертелгән. Түбәнге палата аны 12 октябрьдә өченче укылышта кабул иткән. Шуннан соң 25 октябрьдә Федерация Советы хупланган.

Исегезгә төшерәбез: Европа Советы 2022 елның 25 февралендә, Украинада махсус хәрби операция башлану сәбәпле, Россиянең оешмадагы хокукын чикләү турында карарга килгән. Шуннан соң министрлар комитеты Россияне оешмадан кичемәстән чыгару турында карар кабул иткән. Шул ук елның мартында Россия Европа Советыннан чыгуы турында белдереп, бу җәһәттән тиешле эшне башлап җибәргән.


Фикер өстәү