Лукашенко Путин белән Бресттан Казанга кадәрге юлны электрлаштыру турында сөйләшкән

Шулай ук электр транспорты өчен инфраструктура булдыру мәсьәләсе күтәрелгән.

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Россия Президенты Владимир Путин белән Брест шәһәреннән Казанга кадәрге юлны электрлаштыру һәм электр транспорты өчен инфраструктура булдыру мәсьәләсен караган. Бу хакта “KazanFirst” Белоруссия лидерының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Лукашенко шулай ук электр транспорты технологияләрендәге алгарышны билгеләп үткән һәм Белоруссиядә автобусларга барган шәпкә электр зарядкасы җыярга өйрәнүләрен искәрткән.
Белоруссия Президенты “БелАЭС” та булганда “Росатом” генераль директоры белән киләчәктә атом электр станциясендә өченче энергоблок урнаштыру мөмкинлеге буенча фикер алышкан.


Фикер өстәү