Рөстәм Миңнеханов: «Без бердәм булганда гына көчле»

«Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылу тантанасы бара. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.

– Бүгенге бәйрәм — безнең Ватаныбыз халыклары бердәмлеген раслау, уртак җиңүләр һәм казанышлар символы. Без бердәм булганда гына көчле, дус һәм тату яшибез, – диде тантаналы ачылышта Рөстәм Миңнеханов. – «Безнең йорт – Татарстан» этномәдәни фестивале соңгы елларда бөтен республиканы колачлады. Аның нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә узуы символик мәгънәгә ия. Биредә Татарстанның иң яхшы халык коллективлары чыгыш ясый. Чарада катнашучыларның барысына да милли мәдәнияткә мәхәббәте һәм аны популярлаштыруга өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, илгә зур басым ясалган шартларда, Россиягә дус булмаган илләр җәмгыятьне таркатырга һәм кешеләрне милли һәм дини билгеләр буенча аерырга тырышканда бердәм булу аеруча мөһим.

– Илнең суверенитетын, аның алга таба үсешен саклауның аерылгысыз шарты булып төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны саклау тора. Шул максаттан республикада төрле дәүләт программалары гамәлгә ашырыла,
Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү өчен шартлар тудырыла, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү