Без түләгән салым ни өчен башка шәһәргә китә?

Салым хаты килде. Тик анда ни өчендер Тула банкы реквизитлары күрсәтелгән. Ялгыш җибәрелгәнме әллә дисәм, танышларыма да салым инспекциясеннән шундый ук хат кигән. Без түләгән салым башка шәһәргә китәме?

Расих Җәләл. Казан

 

Гөлфия Каюмова, Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы:

– 2023 елның 1 гыйнварыннан Салым федераль хезмәте бердәм салым исәбенә (ЕНС) күчү сәбәпле, барлык салым түләүләре Тула шәһәре казначылыгы аша башкарыла. Барлык түләүләр шунда эшкәртелеп, үзебезнең төбәк бюджетларына керәчәк. Ул чит шәһәрләрдә калмый. Салым инспекцияләре җибәргән түләү хәбәрләрендә барлык реквизитлар дөрес күрсәтелгән.


Фикер өстәү