70 ел бергә гомер иткән Галиәхмәтовлар турында киленнәре: «Аларның бәхет сере бик гади»

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Сухрау авылында гомер итүче Мәрзия һәм Әхәт Галиәхмәтовлар бик матур бәйрәм үткәргән. Гаилә башлыгына 95 яшь тулган. Мәрзия апага 90 яшь икән. Галиәхмәтовларның бергә гомер итүләренә 70 ел.

Әхәт абыйны туган көне белән котларга дип барлык балалары, онык-оныкчыклары җыелган. 3 малай, 2 кыз үстергән алар. Әлеге әби-бабайны без блогерларның сәхифәсендә еш күрәбез. Түбән Камала яшәүче килене Әлфия апа да, “Татар Малае” исеме алган оныклары Ринат та өлкәннәрне еш күрсәтеп тора. Күрсәтерлек шул алар, ди киленнәре.

– Бу гаиләгә килеп кергәнемә 41 ел була инде. Бәхетемәдер, алар мине бик якын итеп каршы алды. Килен түгел, кызлары булдым. Бу якта каенанага «әнкәй» диләр, әтигә «әти» дип эндәшәсе. Беренче көннән үк әнкәй белән уртак тел таптык. Миңа гына түгел, башка киленнәргә дә әнкәйнең бер авыр сүз әйткәне булмады, – ди килене Әлфия.

Әхәт абыйны котларга авыл башлыгы җирлеге киләсен белгәч, алар тиз генә җыена да өстәл кора. Барлык якыннары бергә җыелышалар. Ихлас, матур бәйрәмгә әйләнә ул очрашу.

– Әти белән әнкәй бер-берләрен хөрмәт итеп, тынычлыкта яшиләр. Тигез, матур картаюның сәбәбе – балалар игелегендәдер. Хәсрәт кичермичә яшәү, үзләрен яратуны тою–гомерләрен озайтадыр дим мин. Яшәсеннәр генә әле! Алар гомер буе тик утыра белмәде. Гел эштә, гел хәрәкәттә. Без әллә нигә бер килеп өй җыештырган булабыз. Әле әнкәй үзе дә тик тормый. Ялт итеп бөтен эшне башкарып куя. Күзләр генә тимәсен аларга, – ди Әлфия апа.

Әхәт абыйны котларга килгән Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимовка да рәхмәтле Галиәхмәтовлар. Өлкәннәрнең хәлен гел белеп тора, диләр. Туган көн белән котларга килгәч тә, баянын тартып җырлап та биргән. Без исә Мәрзия апа белән Әхәт абыйга сәламәтлек, тигез картлык телибез. Озак яшәгез, өлкәннәр!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү