Камал театрында премьера. Хакимлек кешене бозамы?

Иҗат һәм хакимият. Хан һәм шагыйрь. Камал театры яңа премьерасында әнә шул беренче карашка бернинди уртаклыгы да булмаган, әмма һәр чор өчен актуаль булган мәңгелек темага мөрәҗәгать итте. Драматург Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча «Игезәк» спектаклен режиссер Рамил Гәрәев куйды.       

«Хан һәм шагыйрь» – Ркаил Зәйдулланың егерме елдан артык элек Алтын Урда чоры риваятьләренә нигезләнеп язылган әсәре. Бирдебәк хан – Чыңгыз хан нәселен дәвам иткән Үзбәк хан оныгы, Җанибәк хан углы. Ул тарихта үз туганнарын – Бату нәселен үтерткән явыз хан буларак калган. Ркаил Зәйдулла исә үз әсәрендә туганнарын Бирдебәк хан түгел, аның урынына тәхеткә менгән дәрвиш шагыйрь кырып бетергән дип фаразлап язган. Нәтиҗәдә шундый әсәр туган һәм озак еллардан соң Камал театры сәхнәсенә менгән.

Спектакльдә ике төп герой – Хан һәм Шагыйрь. Бер-берсенә шулкадәр охшаган, әмма икесе ике дөньядан булган бу кешеләрне хәтта иң якыннары да аера алмый. Бирдебәк хан һәм шагыйрь Әхмәд Казанлы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев. Мондый образларда күрергә күнегелмәгән булса да, ул ханга әверелгән шагыйрьнең эчке кичерешләрен оста күрсәтә. Герое күңелендәге үзгәрешләрнең никадәр каршылыклы һәм газаплы булуын ача алган ул.

– Ни өчен кеше мәңгелеккә дәгъва кыла? Ни өчен ул үлгәннән соң да юкка чыгарга теләми? Ходай Тәгалә һәркемне дә тигез яраттым дигән, ә нәрсә соң ул – тигезлек? Тигезлек бармы ул? Әллә үлем генә кешеләрне тигезлиме? Кеше тырышып-тырмашып яшәргә тиешме, әллә язмышына буйсынсынмы? Кеше кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиешме? Спектакльдә әнә шул катлаулы һәм һәркемне дә борчый торган сорауларга җавап эзлибез, – ди Рамил Вәҗиев.

Хакимияткә килгән кеше үзгәрәме? Яктылык һәм караңгылык, туганлык-кардәшлек, көнчелек-мәкер, гаделлек-тугрылык һәм башка бик күп темалар ачыла әлеге спектакльдә. «Гаделлек өчен үләргә дә була», – дип җан аткан романтик шагыйрь, хан тәхетенә утыргач, җинаять юлына баса. Тәхет тирәсендә туганлык юк шул. Хакимлеген саклап калу өчен, бөтен нәселен юк иттерә ул. Ләкин кан кою белән сакланган түрәлек аңа бәхет китерми…
«Игезәк» спектаклендәге фәлсәфи һәм сәяси фикерләр Зәйдулланың үткен теле белән яңгырый.

– Ркаилне театрда бик яраталар. Аның бездә күп кенә пьесалары куелды. Иң якты эз калдырганы «Үлеп яратты» спектакле бөек шәхесләр, репрессияләр турында булса, бу юлы Ркаил,  күпкырлы шәхес буларак, гайре табигый хәлне алып, шуның турында пьеса яза. Бу, әлбәттә, аллегорияләр белән бара, – ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. – Хакимлек иткәндә кеше нинди үзгәрешләр кичерә? Безнең өчен бик кызыклы материал бу, чөнки адәм баласы үзгәрми.  Мең ел элек тә шулай ук яратканнар, хыянәт иткәннәр, дәрәҗәгә үрмәләгәннәр. Элек тә шулай булган, бүген дә. Безнең җәмгыять өчен бик кирәкле һәм актуаль проблемаларны күтәргән спектакль бу.

Спектакльдә Бирдебәк ханның көчсезләнү хәлен дә күрәбез: туганы Танышбәкне үтергәч, ауган тәхетне күтәреп урынына куймакчы була, тик никадәр тырышса да, булдыра алмый. Бу үзе генә дә ни тора бит!
Тәхетне күтәреп кую гына түгел, югары түрә булып, гадел хөкем итү дә авыр икән…

Спектакльнең декорацияләре (гади генә булса да) һәм костюмнары ошады. Алар нәкъ шул чорны җанландыра кебек. Музыкаль бизәлеш тә аерым игътибарга лаек. Ул Алтын Урда темасына эпик яңгыраш, көч өсти. Бирдебәк ханның авыр уйларын, эчке кичерешләрен тасвирлый.

Төп сорауга җавап бармы соң? Әйе, хакимлек кешене үзгәртә, боза… Спектакльдәге цитата белән әйтсәк, тәхеттә карасөяк тә ак булып күренә.

Шулай итеп, Камал театры сәхнәсендә янә актуаль – тигезлек, туганлык, гаделлек кебек мөһим гомумкешелек проблемалары күтәрелде. Тарихи риваятьләргә нигезләнеп язылган
Алтын Урда чоры вакыйгалары хәзерге чор рухы белән тыгыз
бәйләнештә күрсәтелә. Урта гасырлар чигендә барган вакыйгалар бүгенгә хас яңгыраш ала.  Ял итәргә, күңел күтәрергә теләүчеләр өчен түгел бу спектакль. Тирән фикер, фәлсәфә эзләү өчен. Спектакльнең финалы да каршылыклы уйларга китерә, аны һәркем үзенчә аңлый.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү