Гәззәдән Россия кешеләрен эвакуацияли башладылар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россия дипломатлары белән берлектә Гәззәдәге тыныч халыкны эвакуацияли баллады. 

Бу хакта ведомствоның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Хәзергет вакытта сугыш хәрәкәтләре зонасыннан китәргә карар кылучы Россия гражданнары үткәрү пункты аша уза. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре анда кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтә, аларны азык-төлек, су белән тәэмин итә.

Бүген чик аша узган барлык Россия гражданнары Каһирәгә очачак, биредә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы оештырылган. Анда аларга тиешле барлык документларны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр.


Фикер өстәү