100 көннән соң киләчәк

Тарихи вакыйгага кадәр 100 көн калды. Билгеле булганча, киләсе елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры узачак. Тарихта да, Татарстан башкаласы өчен дә беренче.

Спортның без белгән гадәти төрләрен һәм киберспортны берләштергән бу турнир 2024 елның 21 февраленннән 3 мартына кадәр узачак. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сүзләре белән әйтсәк, бу ярышларның ничек узачагын һәм нинди буласын барысы да күрергә тели.

– Без галәмдә дә беренче булдык һәм кешелек тарихында беренче булып мондый уеннарны үткәрәбез. Барыбыз да шушы уеннарның нинди булачагын белергә тели инде. Сынау ярышларын үткәрдек, анда 40 ил катнашты. Киләсе ярышларга 100гә якын ил киләчәк, – диде ул Мәскәүдә узган «Киләчәк уеннарына – 100 көн» чарасында.

Уен булгач, талисман да кирәк. «Киләчәк уеннары»ның символы итеп Бәхет кошы Мираны (Жар-птица Мира) сайладылар. Аны Татарстан студентлары эшләгән. «Мира дигән йолдыз иң борынгы космик җисемнәрнең берсе булып санала. Аңа – 6 млрд ел. Мира, латинчадан тәрҗемә иткәндә, гаҗәеп дигәнне аңлата. Без йолдыз белән кош арасында бәйләнеш таптык», – дип аңлаттылар тантана вакытында.

Уеннарның төп трофее исә бүгеннән озын сәяхәткә кузгала. Ул Россиянең 7 шәһәрендә булачак, галәмгә дә очачак. 18 ноябрьдә аны Казанга алып киләчәкләр. Трофей Иннополиста, «Урам» паркында, IT паркта кунак булачак. 1 декабрьдә исә аны Байконурдан галәмгә җибәрәчәкләр. Уеннарның төп бүләге 2024 елда гына Җиргә, ягъни Казанга әйләнеп кайтачак.

Владимир Путин, Россия Президенты:

– Спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштергән бу турнир Россиянең яңалыкка ачык булуын, шулай ук безгә хас үзенчәлекне һәм заманчалыкны берләштерә алуын тасвирлый. «Киләчәк уеннары» катнашучылары һәм кунаклар, Казанга килеп, үзләре үк күрә алачак. Без күптөрлелекне, шул исәптән спорттагысын да кадерлибез. Спорт ул – гаделлек, тигезлек һәм гуманлылык, илләр һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытучы символ. Барыгызны да шушы уникаль спорт бәйрәмендә катнашырга чакырам! Казанда очрашканга кадәр!

(«Киләчәк уеннары» катнашучыларына юллаган видеосәламеннән)

 


Фикер өстәү