Кытайга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов BYD компаниясе производствосында булды.
BYD — автомобильләр, аккумуляторлар һәм электроника җитештерүче Кытай конгломераты. Ул дөньяның иң эре ачык компанияләре исемлегендә — «Forbes Global 2000» — тора. Шэньчжэнь, Сиань, Шанхай һәм Пекинда дүрт җитештерү базасы бар.
2022 ел нәтиҗәләре буенча BYD компаниясенең еллык чиста табышы 16,62 млрд юань ($2,4 млрд) тәшкил итте.
Рөстәм Миңнехановка аккумуляторлар җитештерүдә кулланыла торган технологияләрнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, BYD технологияләре белән җиһазландырылган иҗтимагый транспортының модельләр рәтен күрсәттеләр.