Рөстәм Миңнеханов гаражга һәм җир кишәрлекләренә хокукка бәйле законны үзгәрткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Гражданнарның гараж һәм җир кишәрлекләре сатып алу хокукына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Законына үзгәрешләр керткән.

Рәиснең законы (республика башлыгы сайтына урнаштырылган) нигезендә, 2 статьяның 3 өлешендә “җирле үзидарә органнары” дигән сүзтезмәгә “муниципаль районнар, шәһәр округлары” дигән сүзләргә өстәлгән.
Шулай ук 3 статьяның 1 өлешендәге беренче абзацында “Чаралар” дигән сүзгә “җирле үзидарә органнары тарафыннан хәл ителә торган” дигән сүзләр өстәлгән.
Моннан тыш 1 һәм 2 пунктларда “җирле үзидарә органнары” дигән сүзләргә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең” дигән сүзләр өстәлгән.
Закон 2023 елның 26 ноябрендә үз көченә керә.


Фикер өстәү