Авырткан җир. Якшәмбе мәктәпләренә белгечләр җитмәү, яңа дәреслекләр турында

Туган тел буенча БДИ тапшыручылар саны аз булу, якшәмбе мәктәпләренә белгечләр җитмәү, яңа дәреслекләр. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында әнә шулар хакында фикер алыштылар. Бу юлы очрашу Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды.          

Россия Мәгариф министрлыгы федераль дәреслекләрнең яңа исемлеген әзерли. Республика анда татар теленнән яңа укыту-методик комплекслар кертелүен көтә. Бу хакта  күчмә утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

– Исемлек ел саен яңартыла. Бу – Татарстан өчен җитди вакыйга, чөнки без анда татар теле һәм башка фәннәр буенча тәрҗемә ителгән яңа дәреслекләрне кертергә телибез, – дип сөйләде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, исемлеккә башка фәннәр буенча тәрҗемә ителгән дәреслекләрне кертү катлаулы. Алар Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән дәреслек буларак тәкъдим ителә.

Тагын бер борчыган мәсьәлә. Республика мәктәпләрендә туган телне өйрәнүче укучыларның нибары тугыз проценты гына бу фәннән БДИ сайлый икән. Быел республикада андый укучылар саны 2 меңнән артык булган.

– Без бу күрсәткечләрдән бөтенләй канәгать түгел, чөнки бу бик аз. Әлеге юнәлештә эшне дәвам иттерергә кирәк, – диде Илсур Һадиуллин.  – Бер атнадан республика районнары белән сөйләшүләр башлана. Анда туган телләрне сайлауга бәйле мәсьәләләрне күтәрәчәкбез.

9 нчы сыйныфта имтихан тапшыру өчен үз туган телен 44 районнан 2502 укучы сайлаган. Уртача билге – 4,4 балл.

– Барлык телләр буенча да уңай динамика күзәтелә, әмма без тагын да яхшырак булдыра алабыз, – дип өстәде министр.

Утырышта якшәмбе мәктәпләре эше турында да фикер алыштылар. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, сәнгатен, мәдәниятен балаларга җиткерү максатыннан оештырылган мәктәпләр бу. Нигездә, алар үз эшчәнлеген Халыклар дуслыгы йортлары базасында алып бара. Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, республиканың 110 якшәмбе мәктәбендә 25 милләтнең теле өйрәнелә. Чуаш телен өйрәнү буенча бүлекләр иң күбе – 19. Аларга 302 бала йөри. 16 бүлектә мари телен, 13 бүлектә удмурт телен өйрәнәләр. Татарстанда якшәмбе мәктәпләре булмаган районнар да бар. Алар арасында – Әлки, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш һәм башкалар. Андый районнар барлыгы 14.

Бу юнәлештәге төп проблемалар турында Казанның Вахитов районы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили сөйләде. Аның сүзләренә караганда, иң авырткан җир – белгечләр җитмәве.

– Профессиональ стандартлар кертелгәч, без кадрлар сайлауда кыенлыклар белән очраштык. Элек без тел белгән кешене укытырга ала алсак, хәзер аларның педагогик белеме булу таләп ителә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, «Өстәмә белем бирү педагогы» белгечлеге буенча әзерләүгә финанслар эзлибез,  – дип сөйләде директор.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү