Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшьләр фәнни конгрессына 1 мең гариза килгән

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшьләр фәнни конгрессына 1 мең гариза килгән. Чара Татарстан башкаласында 26-29 ноябрь көннәрендә узачак. Бу хакта Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова сөйләде.

Әлеге конгресс икенче мәртәбә үткәрелә. Дилбәр Садыйкова әйтүенчә, катнашырга теләк белдерүчеләрдән 1000 гариза килгән (72 илдән). “Шулар арасыннан 100не сайлап алдык. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән дә, Россия төбәкләреннән дә делегатлар бар”, – диде Дилбәр Садыйкова.

Оештыручылар сүзләренчә, конгресста катнашу өчен конкурс зур булган: 1 урынга 10 кеше дәгъва иткән.
– Бу тагын бер тапкыр Россиядә уза торган чараларга кызыксыну кимемәвен дәлилли, – диде Дилбәр Садыйкова.

Әлеге конгресста яшьләр үз проектлары, фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк. Биомедицина, экология, халыкара мөнәсәбәтләр, архитектура, дизайн, сәнгать һәм башка юнәлешләрдә көч сынарга мөмкин.


Фикер өстәү