Казанда яшәүче авыр хәлдә калган Палестина кешеләренә ярдәм җыю оештырылды

 Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче палестиналылар өчен акча җыю хакында игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Палестинадан килгән 30дан артык кеше яши, шуның 26сы – студент. Алар Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Аларның күбесе хәзер авыр хәлдә калган – якын туганнарын яки мал-мөлкәтен югалткан.

Шуңа бәйле рәвештә Палестинадан килгән кешеләргә, беренче чиратта студентларга ярдәм итү өчен аерым акча җыю карары кабул ителгән. Ярдәм итү турында тулырак мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында белеп була.

 


Фикер өстәү