“Нечкәбил” бәйгесе җиңүчесе: “Ирем ныклы терәк. Иңне-иңгә куярлык кешең булу зур бәхет”

“Нечкәбил” хатын-кызлар республикакүләм бәйгесе быел 18 нче мәртәбә үткәрелде. Финалга төрле районнардан 12 ханым үткән иде. Аларның һәрберсенең гаиләсенә сокланырлык! Финалда катнашучыларны котларга дип Мәскәүдән кайткан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әнә шулай диде.

– Татарстанда үрнәк гаиләләр яши. Дәүләт Думасында эшли башлагач, күпне аңладым. Бездә гаилә кыйммәтләрен саклау өчен бик күп эшләр башкарыла. Гаилә ул – әби-бабай, әти-әни, балалар һәм оныклар. Биредә ярату, бер-береңне аңлау яши. Гел шулай булсын, – диде ул.– “Нечкәбил”не оештырган Изольда Жуйковага рәхмәт. Күпме гаиләләрне берләштерде.

Изольда Жуйкова исә, рәхмәтенең зурысын Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минитимер Шәймиевка әйтә.

– Әгәр ул безнең фестивальне куәтләп алмаса, бүгенгә кадәр килеп җитәр идеме икән? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да, барлык ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтлемен, – ди ул. – Без бу бәйге аша үрнәк гаиләләрне барлыйбыз. Һәр гаиләдә төрле традицияләргә юлыгабыз. Узган елгы бәйгедә нәселләрендә аерылышу булмаган гаилә белән таныштык. Барыгызга да шуны телим.

Бу бәйгенең исеме ишеткәч, нечкә билле ханымнар бәйгеседер диярсез. Юк! Монда иң тырыш, гаиләсе өчен янып яшәүче, үзенең бәхет серен башкалар белән бүлешергә әзер торган ханымнар катнашты. Алар үз милләтенең иң күркәм гореф-гадәтен сәхнәләштергән иде. Чүпрәле районының Алешкин-Салтык авылыннан Наталья Клементьева гаиләсе чуашларда балага исем кушу йоласын башкарды. Азнакайдан Лия һәм Алмаз Закировлар «Самавыр» бәйрәмен күрсәткәндә, Казан сәхнәсенең идәннәре селкенде. Бик матур чыгыш иде ул. Аларның кигән милли киемнәре, җыр-биюләре күңелләрне айкады. Түбән Камадан килгән Куканослар гаиләсе дә шаккаттырды. Аларның мәхәббәт тарихлары үзенчәлекле. Владимир “Нардуган” ансамбле артисты Гөлназның чыгышын караганнан соң, аңа гашыйк була. Фойеда көтеп ала да, бик ошатуны әйтә. Егет эшне озакка сузмый – икенче көнне кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Менә шулай итеп гаилә учагы кабына. Алар хәзер өч кыз үстерә.

Бәйгедә 1 урынын алган Балтачта яшәүче Шәймөхәммәтовлар, 2 урынын алган Кама Тамагы Антоновка авылында гомер итүче Шәйхәйдәровлар, өченче урынны яулаган Сабаны районы Тимершык авылынан килгән Нурисламовлар гаиләләре җиңүнең ничек бирелгәнен үзләре генә беләдер.

– Бәхетемне Балтачта таптым, – ди Мамадыштан килен булып килгән Рания Шәймөхәммәтова. – Бу бәйгедә катнашуыма бик шатмын. Минем өчен җан аткан һәркемгә, иң беренче чиратта гаиләмә чиксез рәхмәт.

Ә инде Татарстанның “Иң Нечкәбиле”– гран-прига лаек булган гаилә Чирмешәннән. Зилә Латыйпова ире Альберт белән 4 бала үстерә.

– Бу бәйге безнең гаиләне тагын да якынайты, – ди Зилә. – Ирем белән 13 ел элек гаилә кордык. Ул эшмәкәр, минем дә үз эшем. Көннең узып киткәнен дә белми идек. Чирмешәндә 3 гектар виктория һәм кура җиләге басуларыбыз бар. Табигый  шоколадлар җитештәрәбез. Әле бит өйдә 4 бала да бар. Бу бәйгедә катнашырга теләвемне Альбертка җиткердем. Әзерләнергә кирәк, син үзеңнең телефоныңда булган видео-фотоларны барла әле, дидем. Кичкә зур гөлләмә тотып кайткан. Теге фото-видеолар аша күпне аңлаган иде.

“Һәр бала үз ризыгы белән туа” диюләре Латыйповларга туры килеп тора. Һәр бала белән декретта утырганда Зиләгә төрле идеялар килә. Ипи дә пешерәләр, шоколад та ясыйлар, җиләк тә үстерәләр. Инде менә конфет ясый башлаганнар. Алары да табигать нигъмәтләреннән.

– Республика күләмендә узган бәйгедә гран-прига лаек булырбыз дип уйлап та карамаган идем. Күңелдә 3 нче урынны булса да алсак иде дигән теләк булды булуын. Ахырга кадәр җиңүемә ышанмадым, – ди Зилә. – Өйгә бик рәхәт хисләр белән кайтып киттек. Ә бит бу бәйгедә гел сынауларга юлыгып тордым. Зона турында бер күзем йомылды. Җил бәрде. Күзлек киеп чыгыш ясадым. Ярымфиналга килгәндә тавышым бетте. Минем өчен бертуган апам сөйләп торды. Бер уйласаң, кулны да селтәп була иде. Тик без алга барырга күнеккән. Ирем  ныклы терәк булды. Иңне-иңгә куярлык кешең булу зур бәхет, – ди Зилә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү