Вейплар кыйссасы. «Җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәргә»

Җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәргә. Депутатлар вейпларда кулланыла торган сыекчаны илгә законсыз керткән өчен әнә шундый җәза кертергә тәкъдим итә. Федерация Советының икътисадый сәясәт буенча комитет вәкилләре законга шундый төзәтмә әзерләгән.

Соңгы арада вейпларга бәйле мондый тәкъдимнәр аеруча еш яңгырый. Әле күптән түгел генә депутатлар электрон тәмәке сату таләпләрен көчәйтергә, аларга тәм бирүче кушылмаларны тыярга тәкъдим иткән иде. Баласы вейп тарткан ата-анага штраф салырга кирәк, диючеләр дә булды. Ничек кенә булмасын, вейпларга каршы көрәш туктаусыз бара, нәтиҗәсе генә әллә ни сөендерми. Электрон көпшә көйрәтү баласына да, анасына да гадәти хәлгә әверелеп бара. Бүген хәтта чеп-чи татар авылларында да тамыр җәяргә өлгерде ул.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында һәр ун секунд саен (!) бер тәмәкече үлә. Вейп аркасында якын киләчәктә бу коточкыч саннар тагын да артырга мөмкин, дип фаразлый алар. Анысының зыяны әле дә булса ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. Күптән түгел Корея галимнәре вейпның бер капсуласында бер кап тәмәкедәге кадәр никотин барлыгын ачыклаган. Вейплар үпкә авырулары килеп чыгу ихтималын – 50 процентка, инсульт куркынычын 71 процентка арттыра, дип чаң суга белгечләр. Хайваннарда уздырылган тәҗрибәләр вейпларның эчәклеккә дә зыян салуын күрсәткән.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов фикеренчә, вейплардан ниндидер чикләүләр ярдәмендә генә котылып булмый. Вейплар сатудан бөтенләй алынган очракта гына нәтиҗәсе булырга мөмкин, дип саный ул.

– Күз алдында торганда, вейп тартасы килгән үсмер аны барыбер кулга төшерәчәк. Бигрәк тә янәшәдә аны көйрәткән кешеләр булганда, бу әллә ни зур авырлык тудырмаячак. Әгәр син балаңның вейп тартмавын телисең икән, син, иң беренче чиратта, моны үзең эшләмәскә тиеш. Ә бүген күреп торабыз: олысында да, кечесендә дә шул әйбер, – ди ул.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов та шул фикердә. Вейп кулланучылар сафының «яшәрә» баруына аеруча борчыла ул. Аңа хәтта вейп тарту аркасында үпкәләре зарарланган сигез яшьлек (!) малайга ук ярдәм итәргә туры килгән.

– Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп, электрон тәмәке тарту аеруча куркыныч. Аларны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә янында ярдәм итәр кешесе булмаса, кеше үлеп тә китәргә мөмкин, – ди табиб. – Тәмәкенең үпкә, бронхларга бәйле авырулар, яман шеш китереп чыгаруы күптән фәнни расланган. Вейпларның составында ниләр барлыгы да, аның организмга салган зыяны да тиешенчә өйрәнеп бетмәгән. Шуңа күрә вейп сатуга таләпләрне һичшиксез көчәйтергә кирәк.

Фото: dzen.ru


Фикер өстәү