Казанда 30 нчы маршрут буенча хәрәкәт итүче бер автобуста бушка йөреп булачак

Иртәгә, 28 ноябрьдә «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья акциясе кысаларында Казан автобус маршрутларының берсе бушлай булачак. 30 нчы маршрут автобусы (борт номеры – 704) иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр шәһәр халкын түләүсез йөртәчәк. Мондый бүләкне башкала халкына быел инде икенче тапкыр Татарстанның Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ясый.

30 нчы маршрут очраклы сайланмаган: ул шәһәрдә иң озын маршрутларның берсе санала һәм бу автобусларда халык һәрвакыт күп була. Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсенә «Благотворительный маршрут БФ «Закят» дип язылган язу куелган, ә автобус эче төсле шарлар һәм хәйрия турында банерлар белән бизәлгән.

Шунысы игътибарга лаек, 30 нчы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм саваплы гамәлләр башкару фазыйләтләре белән якыннанрак таныша алачак. Бу көнне шулай ук qr-код буенча иганә кертү мөмкинлеге дә булачак.


Фикер өстәү